Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уй-ниятләре бик күркәм

Тәтештә районыбызның “Ак калфак” вәкилләре, районның мәдәни тормышында катнашучы хатын-кызлар һәм ир-егетләр түгәрәк өстәл янына җыелды.

Күркәм очрашуны “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова сәламләү сүзләреннән башлап җибәрде һәм агымдагы елда оешманың хезмәт эшчәнлеге турында нәтиҗә ясады, киләсе елга үткәреләчәк чаралар планы белән таныштырды. 

– Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли аш-сулары онытылмасын иде. Әлеге уңайдан төрле бәйрәмнәр оештырырга, бәйгеләрдә катнашырга, өлкәннәр белән бергә балаларны да шуңа җәлеп итүне максат итеп кую мөһим, – дип билгеләп үтте Рима Гомәр кызы.  – Район һәм республика күләмендә татар халкының элекке яшәешен күрсәтеп бирә алуыбыз борынгы йолаларны тирәнтен белүебез, сәхнә осталыгының югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли. Иң мөһиме – киләчәктә дә иҗади коллективыбызга уңышлар гына юлдаш булсын, уй-ниятләребез бик күркәм һәм тормышка ашырасы планнар бик күп әле.

Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова үзенең чыгышында халык йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.   

Чарага җыелучылар ахырдан татарча кино карадылар. Әлеге фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев белән әңгәмә барышында алар кино хакындагы фикерләрен әйттеләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев