Уку һәм хезмәт янәшә бара
“Авангард” гәҗите архивыннан (1973 ел, 24 ноябрь)
(Тәтеш, 29 ноябрь, Тәтеш таңнары). Безнең коллективның төп нигезе – яшьләр. Аларның 90 проценттан күбрәге турыдан-туры станоклар артында эшли. Комсомолларның күпчелеге ел бурычын һәм бишьеллыкны вакытыннан алда үтәү ярышларына кушылып, коммунистик хезмәт ударнигы исеме өчен көрәшә. Болар Николай Шемелов, Александр Михайлин, Владимир Малкин, Анатолий Вакатов, Андрей Шемелов, Николай Зиновьев. Алар өчен 120 – 130 процент – гадәти көндәлек норма.
Безнең мәктәпне эшче яшьләр белән яхшы дуслык бәйли. Яңа уку елында кичке мәктәпнең 11нче сыйныфын 17 кеше тәмамлый. Моннан тыш, безнең 7 комсомолчы читтән торып югары уку йортларында һәм техникумнарда укый.
Л. Щепалова, КВЗ филиалы ОТК контролеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев