Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Михаил Мечтанин

“Тәтеш таңнары” гәҗитенең бер гасыр дәвамында барлык район һәм республика вакыйгалары үзәгендә булуына шатмын!

(Тәтеш,  31 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Михаил Мечтанин: “Район гәҗитен бик хөрмәт итәм. Моннан илле ел элек аның “Ленинская правда” дип йөртелүен хәтерлим әле, аны бөтен гаиләбез белән укый идек. Тәтеш нефть базасындагы  беренче колонкада А-66 маркалы бензин салучы булып эшләвем турындагы язмалар әлегәчә сакланып калган. Миңа ул вакытта нибары 16 яшь кенә иде, бер үк вакытта Эшче яшьләр мәктәбендә дә ­укыдым.

Күп кенә район кешеләренең, шулай ук туган җирләреннән китүчеләрнең дә туганнары һәм якыннары турындагы мәкаләләрне кадерләп саклауларын беләм, чөнки язма герое булу – ул зур горурлык. 

Оешма-предприятие хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы алдынгылары һәм башка искиткеч кешеләр, районда барган данлыклы эшләр турында язу кебек күркәм традиция үзенең әһәмиятен шактый еллар узгач та югалтмый. “Тәтеш таңнары” гәҗитенең бер гасыр дәвамында барлык район һәм республика вакыйгалары үзәгендә булуына шатмын!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев