Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларны укуга һәм иҗатка рухландыра

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумында урта звено белгечләрен әзерләү бүлеге мөдире Шамил Гафуров укытучылык эшчәнлеге белән 10 елдан күбрәк шөгыльләнә.

(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таңнары").  Яшь ир-егет хезмәт юлы башлангычында Казандагы югары уку йорты студентларын икътисад буенча укыткан, әмма, ул үзе белдергәнчә, туган җир көчлерәк булып чыккан, һәм “Кайда туган, шунда кирәкле булган” дигән халык әйтеме нәкъ тә аңа туры килеп тора.

Аның әйтүенчә, Шамил Иргиз улы өчен һөнәр сайлауда әнисе һәм ­апасы
үрнәк булган. “Өйрәнер, киңәшләшер кешеләрем бар, аларның зирәк үгет-нәсихәтләрен бүген дә хөрмәт һәм игътибар белән тыңлыйм”, – ди ул.

Үз эшендә ул әнисенең “зыян китермә” кагыйдәсе буенча җитәкчелек итә һәм  студентлар аның укымышлылыгын, үз-үзен тота белүен, әмма моның белән  беррәттән таләпчәнлек һәм мәсьәләләрне хәл иткәндә үз максатларына ирешә белү кебек сыйфатларын да билгеләп үтәләр. Шамил Иргиз улы үзенең шәкертләре белән барлык тәкъдим ителгән бәйгеләрдә һәм грантларда катнашырга тырыша: техникум командасы инде берничә ел рәттән “Башлангыч фермер” Халыкара интеллектуаль бәйгесендә катнаша. Укытучы бизнес-проектларны ничек төзүләре, әлеге ярышларның төрле этапларында җиңүләргә ирешүдә нинди зур эшләр башкарылуы турында сәгатьләр буе сөйли ала. “Һәрбер проектта фәннәр, уку буенча гына түгел, иҗат та, белем дөньясын киңәйтү дә булырга тиеш, шулай ук команда эше дә мөһим. Ясмык үстерү, татар атларын үрчетү, кәҗә чималын әзерләү, микро­яшеллек үстерү буенча бизнес-проект тәкъдим иттек, быел бездә рокамболь сарымсагы, – дип мавыктыргыч итеп сөйли Шамил Иргиз улы. – Безнең тарафтан башкарылган эшләрне югары бәяләүләре нәтиҗәсендә Казанга һәм Мәскәүгә барабыз, бу студентларны алга таба үсешкә рухландыра һәм уңышка этәргеч бирә”.
Техникум укучылары педагог җитәкчелегендә “Эшкуарлык” төрендә “Ворлдскиллс” стандартлары буенча демонстрацион имтиханга әзерләнә һәм республика күләмендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Хезмәттәшләре үзләре­нең хезмәткәре турында хөрмәт белән сөйли һәм аның эш осталыгын билгеләп үтә, ә техни­­­кум директоры Илнур Җамалтдинов ­болай дип тасвирлый: “Шамил Иргиз улы үз эшенең остасы, вазифаи бурычларын үтәүгә җаваплы карый. Белемле администратор, сәләтле укытучы, иҗа­ди кеше”. Якынлашып килүче уку елына педагогның яңа планнары шактый: ­“Бизнес-проектларны як­лау буенча федераль бәй­гедә катнашу мөмкин­ле­ге бар, әлеге мәсьәләдә баш­ка юнәлешләр хакында да уйланам. Шулай ук 1 сентябрьдән беренче курслар төркеменең сыйныф җитәкчесе булачакмын, эш күп, киләчәккә якты өметләр баглап хезмәт ­куячакбыз”.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев