Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз белән уртак бәйрәм

“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” гәҗите редакциясе коллективы язгы матур көндә, 19 майда, республиканың барлык журналистлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Матбугат көнен билгеләп үтәчәк.

(Тәтеш, 19 май, "Тәтеш таңнары"). 

Бүгенге көндә безгә җиңел булмаган шартларда эшләргә туры килә, әмма, шуңа да карамастан, без район гәҗитенең укучыларга кирәк булуына һәм шулай булып калуына сөенәбез. Без һәрвакытта вакыйгалар эчендә кайнап, вакыт сулышы белән бер адымда булып, үзебезнең абунәчеләребезне яңалыклар белән таныштырырга тырышабыз. Гәҗит битләрендә якташларыбыз – гади кешеләр, җирле хакимият органнарының эше, социаль өлкәдә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәният, спорт, ТКХ, Тәтеш районының үткәне һәм хәзергесе турындагы данлы матур гадәтләр хакында язабыз. Хөрмәтле укучылар, сезгә проблемаларны чишәргә, килеп чыккан хәлләрне ачык­лауда ярдәм итәргә тырышабыз, моңа безгә барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр булышлык күрсәтә, алар безнең белән хезмәттәшлек итеп, укучыларны борчыган сорауларга җавап бирә. Сезнең эшебез хакында әйткән матур теләкләрегезне ишетү бик күңелле. Безне тәнкыйтьлиләр дә, мактыйлар да – димәк, безнең язмалар битараф калдырмый дигән сүз, һәм бу бары тик гәҗитне яхшыртуга этәргеч булып тора. Безнең гәҗитне яздырганыгыз өчен, аның һәр санын көтеп алганыгыз, мәкаләләрне игътибар белән укыганыгыз, безгә шалтыратканыгыз, хатлар язганыгыз, хәбәрләр җибәргәнегез өчен рәхмәт. Редакция коллективы алга таба да матур мөнәсәбәтләргә һәм үзара аңлашып эшләүгә өметләнә. Сезнең теләк-тәкъдимнәрегез – безнең өчен иң яхшы бәя. 
Без район гәҗите редакция­сендә һәм типографиядә төрле елларда эшләгән үзебезнең барлык хезмәттәшләрне, ветераннарны, шулай ук вакытлы матбугатны таратучыларны һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз һәм җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең тормышыгыз кояштай якты, имин булсын иде! Сезне Татарстан Республикасының гаҗәеп матур бәйрәме – Матбугат көне белән тәбриклибез!

Ольга Неплевская: 
– Редак­циягә мин 1979 елның авгус­тында килдем (гаҗәпкә калам, күптәнге вакытлар, никадәрле буыннар үсте!), ә сентябрьдә туй булды. Һәм күз алдына китерегез: табын тулы кунаклар утыра һәм кинәт... гаять зур уенчык эт һәм матур шәмәхә төстәге фужерлар тезелгән поднос күтәргән редакция хезмәткәре килеп керә. Бу көтелмәгәнчә һәм бик күңелле булды. Эшкә Мансур Гыйләҗ улы Нигъмәтҗанов кабул итеп алды – ул Ходайдан бирелгән мөхәррир, белемле, киң күңелле кеше иде. Барысы да “шеф” дип йөрттеләр. Әйтергә кирәк, ул елларда редакциягә эшкә керүе җиңелләрдән түгел иде – кандидатураны райком партиясе раслады. Миңа уңыш елмайды. Мин редакциянең барлык “якларын” уздым: корректор да, әдәби хезмәткәр дә, җирлектәге радиода диктор да, җаваплы сәркатип  – мөхәррир урынбасары да булдым. Хәтта партия оешмасына да җитәкчелек иттем (корреспондент КПСС әгъзасы булырга бурычлы). Барысы да шома гына барды дип әйтсәм, дөрес булмас иде. Бәхәсләштек тә, ызгыштык та, шулай да барысы да тиз генә онытыла иде. Бәйрәм көннәрендә, аеруча да Матбугат көнендә, әгәр һава торышы яхшы булса, һичшиксез табигатькә чыктык. Ул чакта типография (анда гәҗит бас­тырылган) һәм редакция бер түбә астында эшләде. Гәҗит зур станокларда бастырылды, алар бик тавышланып эшли иде. Һәм менә ул чираттагы сан – бөтен коллективның хезмәт нәтиҗәсе. Эшләдек һәм һәрбер санга  шатландык. Редакциянең яңартылган бинага күчүен белгәч, ихластан сөендем: чөнки биредә эшләр өчен барлык шартлар булдырылган. Безнең бәйрәм якынлашканда хәзерге коллективка сәламәтлек, иҗади рух телим. Безне, ветераннарны, кайгыртканыгыз өчен рәхмәт.

Нурания Гарипова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре:  

– Ре­дакциядә эшләрмен дип, беркайчан да уйлап карамаган идем, чөнки Казандагы татар теле һәм әдәбияты университетын тәмамлагач, укытучы булырга хыялландым, ирем белән Тәтешкә кайттым. Мәктәпкә эшкә урнаштым. Һәм беркөнне, 1978 елда, мине редакциягә чакырдылар да дубляж буенча мөхәррир урынбасары булырга тәкъдим иттеләр. Беренче эш көнемне: яңа хезмәттәшләремнең сынаулы, кызыксынучан, әмма нурлы күзләрен хәзергедәй хәтерлим. Зур булмаган иҗади коллективның яхшы хезмәте турында белдергән, төрле еллардагы смотр-бәйгеләрдә алынган күп сандагы дипломнардан торган гаять зур стенд исемдә калган. Әлеге абруйны миңа берничек тә югалтырга ярамый иде. Чын күңелдән тырыштым. Халыкның гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле зур иҗтимагый эш алып бардым, халык театрының режиссеры булдым, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район оешмасы җитәкчесе булып эшләдем. Татарча чыгып килүче “Тәтеш таңнары” гәҗитендә 30 елдан күбрәк мөхәррир булып эшләдем. Хезмәттәшләремә чын кү­ңелдән сәламәтлек, яраткан гәҗитемә – тотрыклы иҗади киләчәк телим, укучылар аның килүен түземсезләнеп көтеп ­алсын иде!

Ольга Безроднова: 
– Ре­дак­циядә үземнең хезмәт эшчәнлеген 1986 елның 27 октябрендә башлап җибәрдем. Баса торган иске генә машинкада, аннары электрныкында кулдан язылган текстларны җыйдым, шуннан соң компьютер заманы җитте. Элек кул эше кулланылды, корреспондентлар барлык материалларын кулдан язып, аннары миңа машинкада басарга бирәләр иде. Һәрбер хезмәткәрнең язу рәвешен җентекләп карарга туры килде, бер генә ялгышлык та җибәрергә ярамый. Сәркатип булып эшләдем, ә бу производство эшләренә кагыла, кирәкле мәгълүматны эзләү, җитәкченең күр­сәтмәләрен үтәү вакытына контроль һәм агымдагы башка күп төрле көндәлек эшләр. Янәшәмдә һәрчак искиткеч, иҗади кешеләр булды, аларның һәркайсы турында китап язарга мөмкин. Күңелемә якын коллективка  шундый кирәкле мәгълүмат һәм аң-белем тарату эшендә уңышлар телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев