Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучылар көне

Укытучылар көне-елның иң күңелле бәйрәме.

(Тәтеш, 8 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен бу датаны  зур итеп  билгеләп үтелә! Бу көн, традиция буенча, өлкән сыйныф укучылары советы үткәрә торган үзидарә көненнән башлана.    Укучылар  укытучы яки тәрбияче, завуч яки директор ролендә булып,  һәркайсы үз җилкәләрендә җаваплылык тойды, укучылар һәм укытучыларның сиңа игътибар белән карауларын сизде. Чара барышында тантаналы линейка үткәрелде, анда яңа укытучылар, мәктәп директорлары һәм аның урынбасарлары  белән танышырга кирәк иде. 10-11 сыйныф укучылары Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен укытучыларга грамоталар тапшырдылар.

 4 нче коррекцион сыйныф җитәкчесе Емельянова Е.П. укучылар белән берлектә « Укытучылар көне» нә багышланган тантаналы линейкада,  барлык укытучыларга укытучы һөнәренә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән истәлекле календарьлар тапшырдылар.

 Бу көнне  мәктәп укучылары укытучылар һәм чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырдылар. «Укытучылар көне» нә багышланган концертка педагогик хезмәт ветераннары Ибраһимова А.З. һәм Хәйруллина Л.И.  чакырылган иде.  Укучылар  шигырьләр сөйләделәр, татар һәм рус телләрендә җырлар җырладылар, биеделәр, мәктәп тематикасына сценкалар күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев