Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучы һөнәрен гасырлар буе дәвам итәләр

Тәтешле Венера Лузгова безгә Педагог һәм остаз елында “Тәтеш таңнары”/“Авангард” газеталарында Тәтеш районындагы укытучылар турында язарга тәкъдим итте.

(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

Без Олы Тормыда яшәүче педагогика хезмәте ветераны, яшь буынга белем бирүгә 40 ел гомерен багышлаган Лилия Хәйруллинадан хат алдык.   

– Безнең ыруда укытучылар күплеген кечкенәдән үк белә идем, – дип яза Лилия Ирдүс кызы. – Олыгайгач, уйландым: кемнән башланган соң безнең педагоглар династиясе? Без, педагоглар, ничә буын соң? Гомуми педагогик эш стажыбыз ничә ел икән? Бары тик быел – Педагог һәм остаз елы игълан ителгәч кенә бу хакта язарга булдым. 
Династия әтиемнең ике туган сеңелләре – Камәрия һәм Бану Нигъмәтуллиналардан башланган, алар кияүгә чыкканчы һәм авылдан киткәнче авыл балаларына белем биргәннәр (бу йөз ел элек булган вакытлар).

Педагоглар династиясе аңардан башланды
Безнең фамилия Нигъмәтулла бабамнан килә. Безнең укытучылар династиясе аның уллары Габдулла белән Ногман гаилә­ләреннән башланып киткән.  Габдулла – минем дәү әтием, Ногман – аның абыйсы. Балаларга аң-белем бирүдә – Ногманның өч кы­зы, бер килене, бер оныгы, ә Габдулланың ике улы, бер килене һәм ике оныгы хезмәт куйган.
Балаларга белем, тәрбия бир­гән елларыбызны барыбызныкын бергә кушып санагач, саллы гына сан килеп чыга: 256 ел! 
Әлеге исәпкә Ногман абый кызлары – Камәрия белән Бану эшләгән еллар кермәде, чөнки алар хакында төгәл белмим, миңа аларның яшь вакытларында авылдан киткәнлекләре һәм берничә ел дәвамында балаларны укырга-язарга өйрәткәннәре генә мәгълүм. Ә инде Ногман бабайның Галия исемле кызын авылда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның педагогик эшчәнлеге 1938 елдан башлана. Иң авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы вакытларда ул мәктәп директоры булып та эшләгән. Яшь кызга ул чак­ларда бу авыр йөкне тартып бару бик җиңел булмаган, билгеле. Яшь директор алдында сугыш елларында катлаулы бурычлар торган. Галия апага яшьлеге, максатчанлыгы, көч-кодрәте, үҗәтлеге һәм бигрәк тә җаваплылык хисе барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Әтисе Ногман бабай аның төп киңәшчесе булган. Галия Ногман кызы Вәлиева (Нигъмәтуллина) Олы Тормы мәктәбендә кырык елга якын биология, география, химия укыткан, хөкүмәт бүләкләренә ия булган, зур ихтирам казанган. Аның энесе Хафизның хатыны Мәрьям Габдрахман кызы Нигъмәтуллина да балалар укытуга утыз елдан күбрәк гомерен багышлаган. Ул мәктәптәге кече яшьтәге балаларга икенче әниләредәй булган, аларга үзенең йөрәк җылысын биргән һәм башлангыч мәктәптә төпле белемгә ия булсыннар өчен бар көчен куеп тырышкан. Фронтовик ире Хафиз абый гүр иясе булгач,  Мәрьям апа гаиләдә тор­мыш учагын сүндермичә, берь­ялгызы биш баласына үз үрнәгендә яхшы тәрбия һәм белем биргән.

Остазлар нәселе
Ногман бабайның оныгы (Бану кызы) Әлфия апа Нигъмәтуллина турында да язмый калдыру мөмкин түгел. Әлфия Вәли кызы – медицина фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт медицина институтында доцент булган. Унҗиде ел дәвамында педиатрия һәм дәвалау факультетларының деканы булып эшләгән. Тормышында төп хезмәте фән һәм медицина булса да, ул бер үк вакытта студентларны да укыткан. Әлфия апа, югары дәрәҗәдәге фән эшлек­лесе буларак, илебезгә кирәкле кадрлар-табиб­лар әзерләүгә үз өлешен керткән. Ул әлеге институтта кырык елга якын эшләгән, максатчан галимә, тәҗрибәле һәм таләпчән педагог булып танылган. Аның тормышы һәм данлы хезмәт юлы ­сокланырлык!

Реклама

Габдулла дәү әтиемнең Рәшит исемле улы 1942 елда, Тәтешнең педагогика училищесында укыган вакытта, Бөек Ватан сугышына киткән. Мәскәү янындагы сугышларда катнашып, каты яраланган, озак дәваланганнан соң Балтыйк фронтында сугышкан. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Фронттан әйләнеп кайткач, 1945 елдан алып 1982 елга кадәр Олы Тормы мәктәбендә утыз бер ел балалар укыткан. Аңа 50 нче еллар уртасында алты ел колхоз җитәкчесе булып та эшләргә туры килгән. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, физкультура дәресен дә алып барган Нигъмәтуллин Рәшит Габдулла улын Тормыда бик күпләр рәхмәт сүзләре белән искә ала. Лаеклы ялга чыгып, Казанга күченеп киткәч тә әле актив яшәү рәвеше алып барган, тагын уналты ел җитәкче вазифасында хезмәт куйган.

Рәшит яшь бабамның хатыны Нигъмә­туллина Зәйнәп Фәхри кызы 36 ел дәвамын­да мәктәптә Тормы балаларына иң авыр дип саналган математика һәм физика фәннәре серләрен төшендергән. Гаиләгә тирән хәсрәт кичерергә дә туры килгән: ун яшендә кызлары Нурания суга батып үлгән.  Алар олы кайгыга бирешмичә, иңне-иңгә куеп, аң-белем бирүләрен дәвам иткәннәр, авылның иҗтимагый тормышында да актив катнашканнар. 

Габдулла дәү әтинең төпчек малае Ирдүс – минем әтием. Нигъмәтуллин Ирдүс Габ­дулла улы, техник белем иясе буларак, 

­60 нчы еллар башында ПТУда укыткан. Монастырский авылындагы уку йорты ул вакытта “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы” дип йөртелгән. Анда яшьләр Тәтеш районыннан гына түгел, күрше Апас, Кайбыч, Чүпрәле һәм башка районнардан да килеп укыганнар. Әти укытканда анда 300дән күбрәк укучы авыл хуҗалыгы һөнәрен үзләштергән. Күп еллар узгач, әти вакытында шунда укып, авыл хуҗалыгы өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле һөнәргә ия булучылар белән аралашырга туры килде. Алар әтинең бик белемле һәм зиһенле булуын әйттеләр. Техник белеме һәм яңалыкка омтылышы аннан соңгы эшләрендә дә таяныч булган. Ул 60 нчы елларда Тормыны электрлаштыру һәм радиолаштыру чорында төп остаз булган, товарлыклы-сөтчелек фермасын механикалаштыру, машина белән савуны урнаштыру эшләрендә дә башлап йөрүче булган. 

Укытучы һөнәре – мәңгелек
Педагогик династияне җитмешенче еллар азагында без, Ирдүс кызлары –игезәкләр дәвам иттек.
Нигъмәтуллина Талия Ирдүс кызы Олы Тормы мәктәбендә сигез ел рус теле укытучысы булып хезмәт куйды һәм Казандагы балалар бакчасында 32 ел тәрбияче булып эшләү дәверендә йөзләрчә яшь буынга күңел җылысы белән сугарылган яхшы тәрбия бирде. Кырык ел дәвамындагы педагогик эшчәнлеген иҗадилык, эзлә­нүчәнлек, оештыру сәләте һәм балаларга мәхәббәт бизәде. Аның әлеге сыйфатлары хәзерге эшендә дә юлдаш булып тора. Талия Ирдүс кызы Татарстан Республикасының Милли музеенда студентлар һәм укучылар бүлегендә хезмәт куя, музей кунакларын туган ягыбызның тарихы белән ­таныштыра. 
Мин үзем, Алабирде мәктә­бендә бер ел эшләгәннән соң, хезмәт юлымны Олы Тормыда дәвам иттем. Мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Олы Тормы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар гына калгач, Байраш тугыз еллык мәктәбендә бер ел укыттым, аннары Тәтеш татар урта мәктәбендә алты ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын башкардым, шулай ук рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирдем. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым. 
Педагогик династиябез дәвам итәр дигән өмет чаткысы яши күңелдә, чөнки оныкла­рымның берсе укытучы буласы килүен белдерде. Бәлки, шулай да булыр. Без укытучы һөнәрен гасырлар буе дәвам итәбез икән бит. Минемчә, укытучы һөнәре – ул мәңгелек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев