Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ул безнең өчен сердәш”

Мин үземне бел­гәннән бирле “Тәтеш таңнары” белән гел бергә дисәм дә була.

Алсу Халикова, Үтәмеш авылы:

– Мин үземне бел­гәннән бирле “Тәтеш таңнары” белән гел бергә дисәм дә була. Га­зета килгән көнне өе­бездә бәйрәм кебек – иң элек бар эшемне читкә куеп, яңа санны карап чыгам. Бигрәк тә райондашларыбыз турындагы язмаларны, кешеләр язмышы хакында укырга яратам. Газета битләрендә үзең таныган кешеләрне күрү күңелгә җылылык бирә. Ул безнең өчен яңалыклар чыганагы гына түгел, ә якын сердәшебез дә. Гомерем буе газета-журналлар алдырдым, әмма “Тәтеш таңнары”на булган тугрылыгым бервакытта да сүрелмәде. Газета – безнең районның көзгесе ул. Анда язган һәр хәбәр, һәр мәкалә туган ягыбызның сулышын тоярга ярдәм итә. Тәтештә, районда нәрсә булганын, кемнәр нинди уңышларга ирешкәнен газетадан укып белмичә калганым юк. Киләчәктә дә ул безне сөендереп ­торсын иде.

Шунысын да әйтеп үтәсем килә, хәзер заманалар үзгәрсә дә, минем өчен кәгазь газетаның урыны бөтенләй бүтән. Аны кулга алып, битләрен ачып укуның үз рәхәте бар. “Тәтеш таңнары” газетасын озак еллар алдыруымның сәбәбе дә шул – ул безнең җирлекнең телен, тарихын, бүгенге тормышын сак­лый. Укучы буларак, газетаның һәр санында яңа хезмәт, зур тырышлык ятуын күрәм һәм моның өчен газета хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев