Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уллары белән горурланалар

Райондагы ике гаиләгә – Богдашкинодан Нина һәм Валерий Потаповларга, Тәтештән Оксана һәм Алексей Пироговларга Рәхмәт хатлары килгән.

Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Аларның уллары Андрей Потапов белән Владислав ­Пирогов Орехово-Зуево шәһәрендә, һава десанты гаскәрләре хәрби частендә бергә хезмәт итә. 

“Егетләр хезмәт итү вакытында үзләрен бары тик яхшы яктан, хезмәт сөючән һәм җиренә җиткереп башкаручан итеп күрсәтте. Үзләренең хезмәт бурычларын үрнәк булырлык итеп үтәгәннәре өчен часть командованиесеннән берничә тапкыр бүләкләнделәр. Алар командирларның һәм начальникларның боерыкларын төгәл итеп, вакытында үти. Коллективта хөрмәт яуладылар”, – диелә Рәхмәт хатындагы язуда. Часть командованиесе улларын яхшы тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарына рәхмәт белдерә һәм ­Ватан алдындагы хәрби бурычларын намуслы, яхшы үтәгәннәре өчен үзләренең уллары белән хаклы рәвештә горурлана алалар, дип билгеләп үтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев