Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урам юллары иртәдән үк чиста

Бидәңгедән тракторчы Илгизәр Измайловны авыл халкы “безнең МЧС” дип йөртә.

(Тәтеш, 23 январь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, Рәфис Хуснутдинов фотосы).
Ир-ат җирлектәге трак­торда инде өченче ел эш­ли. Техниканы бик әй­бәт белә, авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә механизатор булып эшләгән­дә ул аны яхшы итеп ­үзләш­тергән.

– Ул безнең молодец, – ди Илгизәр Кәбир улы хакында Бидәңге авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Галиева. – Аның кебек шундый актив һәм тырыш кешеләр – авылның терәге. Кышын урам юлларын кардан чистарта, җәй айларында территорияләрдәге чүп үләннәрен чаба, барысын да пөхтә итеп, зур җаваплылык белән башкара. Ышанып тапшырылган техниканы тәртиптә тота, аңа сакчыл карый, әгәр кирәк булса, кечерәк ремонтны үзе ясый. Иҗ­тимагый эшләр ­буенча безнең тракторчыдан берәр нәрсә хакында үтенсәң, һәрчак бик теләп ризалаша. Хатыны Рушания дә шулай ук авылның актив кешесе.

Ир-атны Югары Тарханда яшәүчеләр дә мактыйлар.   
– Бездә шәһәрдәге кебек, – дип белдерә пенсионер Михаил Васильев. – Без хатыным белән иртәнге сәгать алтынчы яртыда йокыдан уянабыз, ә юллар инде кардан чис­тартылган була. Безнең авылда сигез урам бар, һәм ул барысына да бик тиз арада өлгерә, ашык-пошык кына түгел, ә намуслы итеп эшли. Аның әтисе Кәбир дә шулай ук хезмәт сөючән булды, бу яхшы сыйфатлар күрә­сең әтисеннән улына да күчкән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев