Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк.

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният ­кылырга.

Ураза тотканда ният кылу: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Татарча да ниятләргә мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым”.

Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына “авыз ачыла” һәм түбәндәге дога укыла: “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәк­кәлтү үә галәә ризкыйкә әфтар­тү фәгъфирлии йәә гаффаа­рү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. “Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бө­тен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһ­ларымны да, киләсе гөнаһ­ларым­ны да ярлыка”.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ураза_байрам