Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уразаның файдасы

Рамазан үз-үзең өстендә эшләү һәм үз-үзеңне тәрбияләү ае булып тора.

 

Рамазан  үз-үзең өстендә эшләү һәм үз-үзеңне тәрбияләү ае булып тора, кеше бу тырышлык Рамазан тәмамланганнан соң да сакланачак дигән өмет белән яши. Ураза вакытындагы диетик рәвештә туклану һәм тәкъвалык дәресләре Рамазан аеннан соң да саклансалар, бу тормыш дәвамында бик файдалы. Моннан тыш, Рамазанда ашалган ризык төрле аксымнарга һәм җиләк-җимешләргә бай, ә краш-диеталарда исә билгеле бер төр азыкка игътибар бирелә. Уразада барысы да урталыкта алына.

Рамазан уразасының тулы ачлыктан (краш-диетадан) төп аермасы булып туклануның вакытын сайлау тора; без иртәнге аш белән генә тукланабыз һәм кичкә кадәр ашамыйбыз. Бу вакыт дәвамында су эчүдән тыелып тору начар түгел, бу организмда булган барлык сыеклыкны тупланырга мәҗбүр итә һәм бераз сусау халәте барлыкка китерә. Организмда су саклауның үз аерым механизмы бар; чынлыкта, күпмедер вакытка сусыз тору, мәсәлән, үсемлекләр тормышында, яхшыга гына илтә, аларның яшәү вакытын арттыра.

Ач торуның физиологик эффекты шундый: кан составында шикәр күләме һәм холестерин дәрәҗәсе кими, систолик артериаль басым төшә. Рамазан уразасы җиңел, уртача, стабиль һәм инсулинсыз диабетлар, тазару һәм һипертоник авыру белән көрәшү өчен идеаль дәвалау чарасы була ала. 1994 елда Касабланкада үткән Беренче халыкара «Сәламәтлек һәм Рамазан» конгрессында дөньяның бар почмакларыннан 50 мөселман һәм мөселман булмаган тикшеренүченең фәнни-тикшеренү эшләре каралды тикшеренүчеләр үз эшләрендә Уразаның медицина күзлегеннән этикасын тулаем өйрәнеп чыктылар. Монда медицина белән бәйле күп төрле мәсьәләләр карала, ләкин уразаның сәламәтлеккә начар тәэсир итүе турында бер дәлил дә китерелми. Икенче яктан,  кайбер катлаулы чирләр белән авыручылар, шул исәптән шикәр чире, йөрәк ишемияле авыруы, бөердәге ташлар һәм башкалар белән авыручы пациентлар ураза тотудан  азат ителә, үз теләкләре белән ураза тоту да хупланмый.

Ач торуның шулай ук психологик нәтиҗәләре дә бар. Рамазан ае  дәвамында ураза тотканнарга дөньяда тынычлык бирелә. Шәхси дошманлык минимумда, ә җинаятьчелек дәрәҗәсе кими. Бу психологик үзгәреш ач тору вакытында кан составындагы глюкоза дәрәҗәсе стабильләшү белән бәйле булырга мөмкин.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев