Реклама
Җәмгыять
Урюм мәктәбенең «Форпост» отряды әгъзалары «Татарстан халыклары бердәмлеге» дигән интерактив чара үткәрделәр
Уенның максаты-балаларның Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы, Тәтеш районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру.
(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”). Бүген Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Форпост" отряды әгъзалары «Татарстан халыклары бердәмлеге» дигән интерактив чара үткәрделәр. Аны "Форпост" үзәге хәбәр итә.
Уенның максаты-балаларның Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы, Тәтеш районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру. Республика һәм районның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.
Уен 4 турдан торды, 3 команда ярышты. Ахырда һәр команда үз гаилә традицияләре, хуҗалык алып барырга өйрәтүче кагыйдәләр, толерантлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган якка мәхәббәт турында сөйләде.
фотоны "Форпост" үзәге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев