Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урлаган өчен шартлы җәза алган

Прокуратура хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Тәтешле банк картасыннан акча ­урлаган. 

– Гаепләнүченең судта үз танышы белән спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта аның акчасын кредит картасыннан дебетка күчерүдә ярдәм итү сылтавы белән кәрәзле телефонын алуы ачык­ланды. Шуннан соң, ул исерек килеш  танышының күрсәтелгән счетыннан үз счетына 24 500 сум күләмендә акча күчергән, ягъни аларны урлаган, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Аннары ул урланган акчаларны үзе теләгәнчә туздырган. Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен танымады, шулай да аның гаебе дәлилләр җыелмасы белән раслана. Суд гаепләнүченең җәмәгатьчелек куркынычлыгы дәрәҗәсен, шәхесен, хәрби комиссариатның хәрби махсус операциядә катнашу өчен контракт төзү нияте турындагы үтенечен исәпкә алып, аны 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рә­вешендәге җәзага хөкем итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев