Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урюмда яшәүчеләр чишмәне төзекләндергән

Урюмнан ерак түгел, бер гасырлык агачлар күләгәсендә, Иделнең текә ярында борынгы Кевляй чишмәсе челтерәп ага.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина, фото Марии Меньшовой). Чишмәгә төшү сукмагында кеше өзелеп тормый, карты да, яше дә мөмкинлек чыккан саен аның шифалы суыннан авыз итәргә тырыша, әле күптән түгел генә Урюм авылы кешеләре аны төзекләндерүгә алынган.

– Безнең чишмә турында якынча 1800 елдан бирле билгеле. Кайбер мәгълүматлар буенча, дәрвиш Владимирның биредә инкыйлабка кадәр төзегән кәшәнәсе булган, шуңа күрә дә ул Владимир чишмәсе дип аталган. 2000 елда монда кәшәнә төзеп куйдылар, – дип сөйли ­Надежда ­Куркова.

Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Кильганов җитәкчелегендә 2004 елда ­Сергей Подгорнов, Николай Бехтин һәм Сергей Мурзаев төзек­ләндерү буенча зур эшләр башкарганнар. Леонид Трифонов белән Афанасий Ерусланов чишмәнең тирә-ягын озак вакытлар тәртиптә тотканнар. 

Надежда Куркова башлап йөрүендә Урюм һәм Пролей-Кашаның 28 кешесе август ­башында чишмә һәм кәшәнә янын­дагы территорияне төзек­ләндерүгә алынган­нар. 

– Өмә вакытында чишмәне койма белән әйләндереп алырга, коену урыны һәм яңа бас­кыч ясарга булдык. Җирлектә яшәүчеләр арасында һәм авылда туып-үсеп, төрле җирләрдә яшәүче авылдашларга да ­Интернет аркылы хәбәр салдык. Шулай итеп акча җыйдык.  Владимир Сафонов, Петр Козлов, Николай Карпов, Николай Бехтин, Владимир Ибрямов төзекләндерүдә аеруча да актив катнаштылар, – диләр Надежда һәм ­Николай Курковлар.
Урюмда яшәүчеләр чиркәүгә чаң суга торган кыңгырау урнаштырырга ниятли: аңарга инде алар заказ да биргәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев