Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утта бала һәлак була

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмау бәлагә китерә.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары"). ТРда агымдагы вакыт торышы буенча, янгында 2 бала һәлак булган, 3 сабый төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган (2019 елның шушы вакыты белән чагыштырганда  – 1 бала үлгән, 5 бала җәрәхәт алган). 

Тәтеш районы янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, Әлмәт районындагы авылда  бер баланың үлеме ут белән шаяру аркасында килеп чыккан. Зәй районындагы бер өйдә  электр җайланмаларын җыю кагыйдәләрен бозу икенче сабыйның үлеменә сәбәпче булган. Пиротехник әйберләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында 3 баланың 2се җәрәхәт алган. Казанда тагын бер баланың җәрәхәтләнү очрагының сәбәбе – ачык ут  янында ягулык материалларын күзәтүсез калдыру.   

“Мәктәп укучылары ян­гынның нәрсә икән­леген, аның сәбәпләрен, янгын хезмәте һәм МЧСның телефон номерын һичшиксез белергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы балалар өчен гади кагыйдәләрдән гыйбарәт: шырпыга кагылырга, ачык ут һәм кызган әйберләр янында уйнарга, алар янәшәсендә кием киптерергә, олылардан башка учак кабызырга, токка тоташтырылган электр приборлары турында онытырга ярамый. Әгәр ялкын күтәрелүен күрсәгез – шунда ук олыларга хәбәр итегез.

Балаларны янгын чыкканда беренче булып үз-үзләрен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтегез.

Балага беренче чиратта шунда ук янгын хезмәтенә (01) яки коткару хезмәтенә (112) шалтырату һәм телефон аша бина урнашкан урын турындагы төгәл мәгълүматны бирү зарур. Яна торган бинада калырга һәм шкафка яки җиһаздагы башка әйберләргә качарга ярамый. Әгәр фатирда янгын чыккан булса, үз артыңнан ишекне ябып, аннан тиз арада китү хәерле. Әгәр бинада балалар бар икән, аларны чыгарырга кирәк. Әгәр чыгу юлы яна торган бүлмә аркылы булса, ул чакта андагы ишекне ябарга һәм тәрәзәдән ярдәм сорап кычкырырга кирәк. Әгәр подъездда янгын чыкса, фатирда калу һәм ут телләре сүндерелгәнчегә кадәр ишекне ачмау зарур. Фатирга төтен кергән вакытта тәрәзәләрне ачырга кирәк”, – ди рай­онның янгын кү­зәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин һәм тәтешлеләргә янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәргә киңәш итә, чөнки аларга игътибарсыз бу­лу бәла-казага китерә.

Иминиятләштерү кил­гән зыянны капларга ярдәм итә. Аның төп әһәмияте – бәхетсез­лек очрагын­нан соң акча түләү. Иминиятләштерүчеләр  түләү буенча яхшы ­шартлар булдыра. 
Нә­тиҗәдә кеше ян­гын­нан, су басудан, табигать бәла-казаларыннан күргән югалтуларны тулы күләмдә яки өлешчә ­кап­лый ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев