Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уяулык комачауламый

Киштәләргә сыйфатсыз һәм ялган продукцияләр эләкмәсен өчен файдалы көндәшлек төзү һәм концептуаль күләмен киметү өлешендә барлык хакимият органнары тарафыннан базарда тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барылуга карамастан, Россия базарындагы алдап ясалган (контрафакт) сөт продукцияләре проблемасы безнең республиканы да читләтеп узмый.

(Тәтеш, 27 июль, "Тәтеш таңнары"). Киштәләргә сыйфатсыз һәм ялган продукцияләр эләкмәсен өчен файдалы көндәшлек төзү һәм концептуаль күләмен киметү өлешендә барлык хакимият органнары тарафыннан базарда тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барылуга карамастан,  Россия базарындагы алдап ясалган (контрафакт) сөт продукцияләре проблемасы безнең республиканы да читләтеп узмый.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе белгечләре моңа бәйле сәүдә нокталарыннан атланмай, сыр, эремчек, каймакны даими рәвештә тикшерү өчен сайлап ала. 2019 елның 5 ае эчендә алынган лаборатор тикшерүләр нигезендә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сөт продукцияләрен алдап ясаулары ачыкланган.
Шуңа күрә сатып алучыларга сәүдә нокталарыннан сатып алганда сөт продукцияләрен җитештерүчеләргә аерым игътибар итәргә кирәк.

“Сөт продукцияләренең тиешенчә булмавына яки ялган икәнлегенә шикләнгән очракларда ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең Казандагы (843) 278-93-53 яки Буадагы (84374) 3-17-99 телефоннары буенча хәбәр итүегезне үтенәбез”, – дип мөрәҗәгать итә Идарә белгече Гөлнара ­Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев