Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган елда республикада 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе кысаларында яшьләргә зур ярдәм күрсәтелә.

2025 елда гына да 15 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанның студент отрядлары зур предприятиеләр белән проектларны уңышлы тормышка ашыра. 

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Татарстан яшьләренең федераль проектларда һәм грант бәйгеләрендә актив катнашуын билгеләп үтте.

«Аерым алганда, «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә, аның кысаларында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Бәйге 18 юнәлешне – иреклелектән һәм экологиядән алып яшьләр медиасын һәм мәдәни инициативаларны үз эченә ала», – диде ул.

«ИВолга» Идел буе федераль округының яшьләр инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән яшьләр форумы елның мөһим вакыйгасы булачак. 

Традицион иҗади проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә: республика районнарында «Созвездие – Йолдызлык» фестивале старт алды, ул ел саен меңләгән талантлы баланы һәм яшүсмерне берләштерә.

Шулай ук 2026 елда Татарстан волонтерлары зур халыкара чараларда катнашачак. 

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзекләндерү объектларына Бөтенроссия тавыш бирүен уздыру өчен волонтерлар җыю башлана. Узган ел 600дән артык волонтер халыкка парк яки сквер сайларга булышкан.

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев