Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясадылар

Урюм авылы китапханәсендә “Узып баручы ел сәхифәләре” темасына китап күргәзмәсе үткәрелде.

(Тәтеш,  28 декабрь, Тәтеш таңнары, Татьяна КУЗНЕЦОВА).  Чарада катнашучылар – авылның социаль өлкәсендә хезмәт куючылар, пенсионерлар үзләренең балачактан ук таныш язучылары Лев Толстойны яңа яктан ачтылар. Китапханәче Тамара Куркова бөек язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан бик күп яңа һәм кызыклы фактлар тәкъдим итте.  Алып баручы Геннадий Карабаевның бөек рус язучысы Александр Солженицын язмышы турындагы сөйләве дә зур кызыксыну уятты.  

Волонтерлар авыл халкы арасында да бар. Алар өлкәннәр һәм ялгыз кешеләр турында кайгырталар, үз хисапларына авылны төзекләндерү һәм яхшырту белән шөгыльләнәләр. Шундыйлардан Николай Бехтин, Валерий Даричев, Николай Курковлар ылыслы һәм яфраклы агачлар утырткан, ә Леонид Трифонов авыл чишмәсен “шеф­­лыкка алган” һәм авыл эчендәге юлларны да төзекләндерүне үзенең максаты итеп куйган. Сергей Подгорнов, Евгений һәм Сергей Кудашовлар, Александр Трифонов, Дмитрий Тойкин һәм Урюмның башка бик күп кешеләре, шәхси техникаларын һәм ярдәмче материаллар файдаланып, авыл юллары төзелешен күзәтеп тора. Кичәдә катнашучылар аларны рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте.  Алып баручылар Халыкара инвалидлар ункөнлеге турында да сөйләде, алар катнашучыларның игътибарын сәламәтлекләре буенча  мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кирәклегенә юнәлттеләр. Кунакларга Урюм урта мәктәбендә белем алучы 1 сыйныф укучысы Илья Курковның кул эшләнмәләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Ә аның әлеге шөгылен тормышка ашырырга авылда кул эшләре остасы булып танылган әнисе Вера Куркова ярдәм итә икән. Чара авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Карпова әзерләгән күңелле уеннар һәм бәйгеләр һәм, әлбәттә, авыл халкы башкаруындагы җырлар, такмаклар белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев