Вакцинация мөһим
Котыру – хайваннар һәм кешеләр өчен вируслы чир, ул һәрвакытта диярлек үлем белән тәмамлана.
(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Кыргый җанварлар, кимерүчеләр, этләр, мәчеләр чир таралуның төп чыганагы булып тора. Өстәвенә сукбай һәм күзәтүчесез йөргән этләр дә аны үрчетүчеләр дип санала. Кеше һәм хайваннарның зарарлануы тешләү яки зыян килгән тире капламына яисә тышкы лайлалы тышчага селәгәй тию нәтиҗәсендә, котыру таратучы белән турыдан-туры бәйләнеш булган вакытта килеп чыга. Урман территорияләре әлеге чир өчен табигый чыганак булып тора. Шуңа күрә районда йорт һәм караучысыз хайваннарга карата профилактик чаралар уздырыла. Кыргый җанварлар өчен антирабик ораль вакцина файдаланыла, ул нигездә язын урман чикләренә таратыла, – дип хәбәр итә районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Шәһәр мохитендә күзәтүчесез этләр һөҗүм итү һәм тешләү кешеләр өчен төп куркыныч тудыра. Теләсә нинди чир вакцина ясалмаган, ниндидер сәбәпләр аркасында авыру йоктырган кыргый җанварлар белән бәйләнешкә кергән йорт хайваннары аша күчәргә мөмкин”.
Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматлары буенча, районда бары тик 2019 елның гыйнвар – августында гына да кешеләрне йорт хайваннары тешләүнең 39 очрагы теркәлгән.
“Ветеринария кагыйдәләре буенча, авыл хуҗалыгы малларына, этләр һәм мәчеләрнең барысына да ел саен вакцина ясалырга тиеш. Әлеге чаралар ярдәмендә 2015 елдан Тәтеш районында котыру чиренең бер очрагы да ачыкланмады.
Ләкин котыру куркынычы элеккечә үк бар. Йорт хайваннары хуҗаларының барысының да үзләренең дүртаяклыларын мәҗбүри теркәүләрен һәм котыруга каршы прививкага алып килүләрен үтенәбез, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә Рәмис Әхмәт улы. – Район авылларында һәм шәһәрдә Тәтешнең ветеринария берләшмәсе ветеринария табиблары эшләячәк, алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе боерыгы нигезендә җирле яшәүчеләрнең хайваннарына котыруга каршы бушлай вакцина үткәрәчәк”.
Ветеринария табиблары кисәтә, бүгенге көндә хайваннарга вакытында ясалган прививка әлеге коточкыч чирнең төп профилактикасы булып тора, һәм хайваннарның хуҗаларын үзләренең малларына карата җаваплылык күрсәтергә чакыра.
Кызыксындырган барлык сораулар белән 2-87-74 телефоны буенча Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев