Вакытында вакцина ясарга кирәк
Белгеч мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 11254 кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла.
(Тәтеш, 3 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин районда грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция чирләре буенча эпидемиологик хәл турында, кешеләрне гриппка каршы иммунитетлаштыру хакында сөйләде.
“Районда авырулар саны барлык яшь төре буенча эпидемия чигеннән түбән. Бүгенге көндә грипп очраклары теркәлмәде. Шулай итеп, гриппка каршы прививка ясатыр өчен хәзер иң кирәкле вакыт, өстәвенә прививкадан соң иммунитет авырулар калкып чыкканчы җайлашып өлгерергә тиеш”, – диде Олег Алексеевич.
Белгеч мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 11254 кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Тәтеш районы буенча бүгенге көндә 5578 кеше гриппка каршы прививка ясаткан яисә планлаштырылганның 49,56 проценты, шул исәптән 1368е – бала, 4210е – өлкән кеше. 2019-2020 елның алда торган сезонында районның 55 проценттан күбрәк кешесен прививкалау ниятләнелгән, ә куркынычлылар төркемендә гриппка каршы вакцина ясауны колачлау кимендә 75 процентка кадәр ирешелер дип планлаштырыла.
“Вакытында вакцина ясау грипп белән чирләүне киметә һәм өзлегүдән барлыкка килгән пневмония, бронхит, отит, синусит, менингит, энцефалит, миокардит, перикардит һәм башка шуның кебек чирләрне булдырмый кала, – дип дәвам итте Олег Мазюкин. – Вакцина ясатуга, беренче чиратта, грипп белән авыру куркынычы зур булу төренә керүчеләр һәм авырганда өзлегүләр булырга мөмкин булган 60 яшьтән өлкәннәр; хроник чирләр белән интегүче затлар; 6 айдан арткан сабыйлар, балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары; медицина хезмәткәрләре; хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендәге, уку йортлары хезмәткәрләре, хәрби контингенттагы затлар ясатырга тиеш”.
Гриппка каршы вакцина яшәү урыны буенча беркетелгән мәҗбүри медицина иминияте полисы белән медицина учреждениеләрендә бушлай нигездә ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев