Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вера Кильганова: Балалар – бәхет чыганагы

“Балалар күп булган саен – гаилә дә шулкадәр нык була”, – ди Урюм авылыннан өч кыз әнисе Вера Кильганова.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”Галина Таҗетдинова). Вера Кильганова күп балалы гаиләдән, шуңа күрә өч балага караганда, бер бала белән дә мәшәкатьләр кимрәк булмавын әйтә. 

– Әти-әнигә без алтау идек, – дип сөйли Чүп­рәле районында туып-үс­кән хатын-кыз. – Олылар кечеләрне карадылар, ярдәм иттеләр, укуда һәм хезмәттә аларга үрнәк күрсәттеләр. Һәм шунысы игътибарга лаек, эш-мәшәкатьләр, әти-әни­нең яратуы барыбызга да җитәрлек булды, беребез дә моңардан читтә калган итеп тоймадык, игътибар ягыннан бер-беребездә көнләшү хисләре булмады, һәркем үзенең кирәклеген һәм мөһимлеген белеп торды. “Үсеп җиткәч, бергә ничек җиңел булуын сез тоячаксыз әле”, – дип әйтә иде әни һәрчак, шулай булып чыкты да.

Вера һәм Павел Казанда танышканнар, икесе дә бер урында укыганнар. Тора-бара бер-берләреннән башка яши алмау­ларын аңлаганнар, егет кызны тыныч холыклы, төпле булуы белән җәлеп иткән, ә кыз аны гүзәллеге һәм киң күңеллелеге белән. Ел ярымнан соң туй уздырганнар, иренең кече ватанына күченергә булганнар, моңа һич кенә дә үкенмиләр.

– Гаиләгә мине сөенеп кабул иттеләр, без чын-чынлап якын кешеләргә әйләндек, – дип белдерә Вера Георгиевна. – Тора-бара йорт сатып алдык, аерым яши башладык, шулай да без барыбер иремнең әти-әнисе янына еш барып йөрибез.  

Мин аның белән әңгә­мә корганда ул нәкъ тә өлкән Кильгановларда иде, каенатасы Павел Сергеевич белән аралаштым.

– Балаларыбызның ях­шы яшәвенә без бик шатланабыз, – дип уртаклашты авыл хуҗалыгы производствосы ветераны. – Оныклар килгәч, әйтерсең лә өйгә кояш кергәндәй тоела. Мин, ветеринар буларак, болай дип әйтәм, балаларның тәрбияле, тук, канәгать, шаян булулары шунда ук күренә. Ә бу бит ананың зур хезмәт нәтиҗәсе, ул аларны яхшы кайгырта дигән сүз. “Яктылык – кояш янында, яхшылык – әни янында”, дип юкка гына әйтмиләр халыкта.       

Өч кызның яшь аермасы зур түгел, бер үк шартларда тәрбияләнгәннәр, шулай да, әниләре әйтүенчә, аларның һәркайсының үз холкы.  

– Ангелина, аңа 14 яшь, бик җаваплы, бик яхшы бил­геләренә генә укый, мәктәп тормышында актив катнаша. Гаиләдә ул ке­челәренә тәрбияче, абруйлы олы апа, ашарга да әзерли белә, пирог­лар да пешерә, – ди сөенеп Вера Георгиевна. – Оксана яхшы укый, ул матур бии, җырлый, рәсем ясый, аңарда иҗади башлангыч күбрәк. Дашенькабыз игътибарга иркәләнеп үсә, безнең ул кечкенә командирыбыз. Икенче сыйныфта укый, бишлеләр ала, хәтта дүртле алганга да кәефе кырыла.    

Ата-ана кызларының бер-берсе белән дус булуларын, көн барышында үзләре белән ниләр булуын уртаклашуларын, бер-берләренә ярдәм итүләрен билгеләп үтә. Яшелчә бакчасында да, абзар-курадагы мал-туарны карауда да бергәләп эшлиләр, һәркайсының көченә карап эше дә бар. Әниләре белән бергә пилмән ясыйлар, кайчакларда хәтта 700гә кадәр җитә икән, гаиләдә бу ризыкны бик яраталар. Әле тагын атнага дүрт тапкыр өстәлгә хуш исле камыр ризыклары пешереп куела, чәй табыны янында чын күңелдән әңгәмә коралар. Әтиләре кызларын тәмле пылау белән сыйлый, ит белән кыздырган бәрәңгесе дә телне йотарлык була.   

– Гаиләдә барысы да ях­шы булса, балалар канә­гать, аларның барысы да әйбәт, мин бик шат, – ди Ве­ра Кильганова. – Әни булу – көндәлек хезмәт, шулай да әни булу бәхете белән бернәрсәне дә чагыштырырлык түгел, балалар – минем бәхет һәм шатлык ­чыганагым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урюм