Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

­Владимир Иванов районның ­ветеринария ­тармагы үсешенә зур өлеш керткән

Владимир ­Федотович 1936 елның 13 авгус­тында Тәтеш районы ­Кошки-Новотимбаево авылында туган.

(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Шәһәрле ­Владимир Иванов районның ­ветеринария ­тармагы үсешенә зур өлеш керткән 

Владимир ­Федотович 1936 елның 13 авгус­тында Тәтеш районы ­Кошки-Новотимбаево авылында туган. 

Алабугада кече ветеринария фельдшерлары мәктәбен, ветеринария техникумын, ветеринария институтын тәмамлаган. ТАССРның Олы Тархан районы “Ударник” колхозында ветеринария фельд­шеры булып эшләгән, 1974 елдан 1985 елга кадәр Тәтешнең ветеринария лабораториясенә җитәкчелек иткән, ун ел Тәтеш районының баш ветеринария табибы, шулкадәрле үк шәһәрдәге ­ветеринария хезмәте начальнигы ­булган.   

Владимир ­Федотович Тәтеш районында ветеринария үсешенә өлеш керткәне, хезмәттәге зур казанышлары өчен “Фидакяр хезмәт өчен. В. И. Ленинның 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтү уңаеннан” медале, ТР Министрлар Кабинетының Мактау грамотасы, Рес­публика ветеринария ла­бораториясенең Мактау грамотасы, СССРның ВДНХ Мактау ­грамотасы белән бүләкләнгән. 
Владимир Федотович 2023 елның 23 гыйнварында вафат булган. 

Юрий Иванов:
– Әти минем өчен һәрчак иң яраткан, иң якын, иң игелекле, кайгыртучан һәм хезмәт сөючән кеше булды. Ул һәрвакытта янәшәмдә, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер иде. Ул кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләренә һәрчак кайгыртучанлык күрсәтте. Ул тирә-юньдәгеләрнең барысына да шундый мөнәсәбәттә булды. Колхозда ветеринария табибы булып эшләгәндә, йорт терлекләрен генә дәвалап калмыйча, авыл кешеләренә дә зур ярдәм күрсәтте. Аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында киләләр иде, ул беркайчан да кире какмады.    
Хәтта өлкән яшьтә чагында да аның беренче ярдәм күрсәтү сумкасы һәрчак кул астында торды, ул үз өлкәсендә искиткеч белгеч һәм һәр эшкә оста кеше иде. Ул без җылыда һәм уңайлылыкта үссен өчен, үзенең йортын һәрдаим төзекләндереп торды. Без кайда гына яшәсәк тә, һәрчак уңайлы йорт, чиста бакчабыз бар иде. Гаиләдә беркайчан да бәхәсләр, ызгышлар булмады, әни белән әти бер-берсен яратып һәм татулыкта 61 ел гомер кичерделәр. 

Аңа Тәтештәге ветеринария бактериология лабора­тория­се директоры вазифасын тәкъдим иткәндә, аның базасы бик үк яхшы торышта түгел иде. Бина мичкә ягып җылытыла, суны чиләкләр белән ташыйлар иде. Автомашиналар урамга куелды. Аның тырышлыгы белән бинага капиталь ремонт ясалды, су үткәргеч уздырылды, котельный һәм җылы гараж җиһазландырылды. Әти ярдәмендә белгечләр дә үзләренә тораклар алдылар. Аның белән бергә эшләгән яки аның белән язмыш очраштырган кешеләр әти турында һәрчак хөрмәт сүзләре белән сөйлиләр иде, аны ихтирам иттеләр. Аралашкан чакта аларның әти белән дуслыкларын ничек итеп кадерләүләре тоелып торды. Әлеге кешелекле җылылыкның бер өлеше минем белән энемә дә күчкән.    

Николай Кузин:
– Владимир Федотович минем хәтеремдә зиһенле, райондагы җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган белемле белгеч буларак уелып калды. Ул үз эшенең чын остасы иде. Мин районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасын биләгәндә, бездә һәрчак сәгать җидедә планерка булды. Аның чыгышлары кыска, мәгънәле иде. Ул төгәл бурычлар куйды, проблемаларны күрсәтеп үтте, аларны чишү юлларын тәкъдим итте. Ветеринарлар өчен эш бик күп булды, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләр саны, шәхси сектордагы кебек, бихисап иде. Моның белән беррәттән барлык планлы чаралар йөкләнелгән вакытта үтәлде, катгый исәп-хисап ясап торылды, барлык эшләрдә тәртип иде. Оста җитәкчелек итү 
һәм барлык коллективның тырышлыгы ярдәмендә районның ветеринария хезмәте һәрчак яхшылар исәбендә торды.   

Роза Гомәрова:
– Владимир Федотович мине ветеринария табибы-токсиколог итеп лабораториягә эшкә алды. Иң беренче очрашкан вакытта ук ул миндә иң яхшы кичерешләр тудырган иде, гомер буена шулай булып калды да. Мин яшь идем, һәм ул миңа карата аталарча мөнәсәбәттә булды. Ничек эшләргә, үземне коллективта, шулай ук кешеләр белән ничек итеп тотарга кирәклеген өйрәтте. Аның мөһим һәм зирәк киңәшләрен бүгенге көнгә кадәр хәтерлим, бу миңа тормыштагы күп төрле хәлләрдә ярдәм итә. 

Җитәкчебез хезмәтне бик яратты, безнең һәр­кайсыбызны ул сиземләп, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белеп торды, хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттырырга тырышты. Үз вазифасына җаваплы, караучыларны ул яратты, ялкауларны катгый шелтәләде һәм тиешенчә эшләргә мәҗбүр итә белде. Өстәвенә, әгәр берәрсен ачулансалар, үзенең хезмәткәрләрен рәнҗетергә юл куймады, яклый белде.  
Бездә күрсәткечләр – югары, терлекләрнең саны күп – сарыклар да, дуңгызлар да, мөгезле эре терлекләр дә бар иде. Барлык азыкны без туклыклылыкка, йомырканы – витамин А-га тикшердек, силос ачыткысы әзерләдек, безнең азыкларны хәтта ВДНХга да җибәрделәр. Бездә күп тапкырлар респуб­лика семинарлары үтте, һәрчак күрсәтерлек нәрсәләр бар иде, үзебезнең тәҗрибәне уртаклаштык һәм хезмәттәшләрдән үзләштердек. 

Онытылмас хезмәт эшчәнлегемнең күбесе – һөнәренең чын остасы, абруйлы җитәкче һәм гаҗәеп яхшы кеше Владимир Федотович белән бәйле. 

Кашаф Юнысов:
– Владимир Федотовичны мин үземнең остазларымның берсе дип саныйм. Колхозда баш инженер булып эшләгәннән соң мине шул вазифага күчерделәр, ләкин инде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, бу 1974 ел иде. Аның үз докладын төгәл, аңлаешлы һәм төпле итеп сөйләгәнен күргәч, миңа кемнән өйрәнергә кирәк икәнлеген аңладым. Аңарда белгеч һәм җитәкче бик яхшы тәңгәл килеп торды. Бездә партия оешмасы бер булганлыктан, Владимир Федотовичның җыелышларда гомуми сорау­лар буенча бик белемле итеп чыгыш ясавын, әһәмиятле тәкъдимнәр кертүен күзәттем. Миңа аның эшендә дә, өендә дә булырга туры килде. Карасаң – бөтен җирдә чисталык, сарайда да, яшелчә бакчасында да, терлекчелек биналарында да, ишегалды тирәсендә дә тәртип иде. Эш урынында шундый пөхтәлек булуына гаҗәпләнәсе дә түгел. Ул аңлаучан, теләсә нинди хәлдә калганда да, әгәр булдыра алса, һичшиксез ярдәм итә иде. Без аның белән чынлап торып дуслаштык, тормышымда әлеге кеше очравына сөенәм.    

фотоны Юрий Иванов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев