Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерлар ярдәм итә

Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре киемендәге иреклеләр шәһәрлеләргә яхшы таныш.

(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Егетләр оешмалар һәм гади халык үтенече буенча тәртип урнаштыралар, кар өемнәрен чистарталар, өлкәннәргә булышалар, агач үсентеләре утырталар.

Короновирус инфекциясе вәзгыяте дә волонтерлар тарафыннан булышлык күрсәтүне таләп итте. Яшьләр бүлеге чакыру сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм бер сәгать эчендә курсант Алексей Травин җитәкчелегендәге Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 302нче төркем укучыларының мобиль төркеме оештырылды. ­Беренче бирем бик яхшыга үтәлде. Алар тиз арада эш йөртеп, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәттеләр, дарулар илтеп тапшырдылар. 

Шушы көннәрдә редакциягә шәһәрле Линар Миначев шалтыратты һәм физкультура укытучысы Илдар Гыймадиев җитәкчелегендәге Тәтештәге татар урта мәктәбе укучыларының йорты янындагы карны чистартуларын әйтте, һәм аларга моның өчен рәхмәт белдерүне үтенде.
 – Яшем олы булу сәбәпле, бу кышта мул яуган карны, бигрәк тә соңгы көннәрдә, көрәп бетерү хәлемнән килми. Кар белән хәтта өйдән чыга алмау дәрәҗәсенә кадәр җиттем, – дип хәбәр итте ул. – Һәм менә көтмәгәндә педагог белән укучылар килделәр дә, йорт янындагы карны чистарттылар. Бик тиз эшләделәр, хәтта рәхмәт әйтергә дә өлгерми ­калдым. Бездә шундый игелекле яшьләр булуына бик ­шатландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев