Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрби хезмәткәрләргә, гаиләләренә социаль ярдәм

РСФның ТР буенча бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык социаль ярдәм күрсәтә, шул исәптән пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм тернәкләндерүнең техник җайланмаларын бирү.

Күпчелек чаралар тиеш­ле дәүләт органнарыннан килә торган белешмәләр нигезендә проактив рәвеш­тә, гаризасыз тәртиптә рәсмиләштерелә.

– Социаль фонд хәрби­ләр­нең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзала­рына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә мобилизация­ләнгән ата-ананың керем­нәре исәпкә алынмый. Әгәр мобилиза­цияләнгән кеше­нең гаиләсендә 3 яшь­кә кадәрге бала булса, аның хатыны (ире) чакыры­лыш буенча хезмәт узучы хәр­би хезмәткәрнең баласы­на айлык пособиене бер­дәм пособиегә өстәмә рәвештә алырга хокуклы. Моби­лизацияләнгән хәрби хез­мәт­кәрнең йөкле хатыны шулай ук бер мәртәбә бирелә торган махсус түләү алырга мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия белән тәэмин итүнең махсус шартлары гамәлдә. Моби­лизация буенча чакырылган гражданнарга, шулай ук ирекле хезмәткәрләргә мах­­сус хәрби операциядә катнашу вакытлары икеләтә күләмдә иминият стажына кертелә. Бу хезмәтнең бер елы ике ел стажга тигезләнә һәм бер ел өчен гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты (ИПК) исәп­ләргә мөмкинлек бирә дигәнне аңлата.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрә­кәт­ләр ветераны стату­сын алучыларга, ай саен 4 838,63 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Бу түләү дарулар белән тәэмин итүдән, шифаханә-курорт дәвалануыннан һәм дәвалану урынына түләү­сез барып кайтуны үз эченә алган социаль хезмәтләр җыелмасыннан тора. Гражданнар әлеге хезмәтләрне натураль рә­вештә яисә аларның ак­чалата экви­ва­лентын сайлый алалар.

Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәргә яисә контракт буенча хәрби хезмәткәргә инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия белән тәэмин итү көч ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашы­рыла. Инвалидлык алган ирекле формированиеләрдә катнашучыларны пенсиягә чыгару РСФ органнары тара­фыннан гамәлгә ашырыла. Берничә нигез буенча бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу хокукы барлыкка килгән очракта, түләү алучы өчен иң отышлы варианты билгеләнә. Шуны­сын истә тоту мөһим: бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү һәрвакытта да бары тик Россия со­циаль фонды органнары тарафыннан гына билгеләнә. РСФ органнарында пенсия алучы хәрби хәрәкәтләр инвалидларына шулай ук автомат рәвештә айлык өстәмә матди тәэминат 1 000 сум күләмендә билгеләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, МХО ветеранының сугыш яралары нәтиҗәсендә инвалидлыгы булган, РСФ органында исәптә торган очракта, киләчәктә берьюлы ике пенсия: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе ала ала. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр ту­рында тулы һәм дөрес мәгълүматны РСФ сайтында, социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев