Хата күрсәгез – хәбәр итегез
Тәтеш районында яшәүчеләр татарча язылган язмалардагы яки элмә такталардагы хаталарны ачыклау конкурсында катнаша ала.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бәйге 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр уза. Фотоларны ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аркылы җибәрергә мөмкин.
Моның өчен элмә тактаның тулысынча фоторәсеме белән (аның нинди оешманыкы булуы күренеп торырга тиеш) язмада төгәл адресын мәҗбүри күрсәтеп, белдерү кәгазе (хәбәр) җибәрергә кирәк.
– Конкурс мөрәҗәгатен бәйгене оештыручыга – ТРда кеше хокуклары буенча вәкилнең электрон адресына: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru яки түбәндәге адрес буенча: ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат, яисә конкурсның модераторы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон адресына: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12 нче йорт, – дип хәбәр итә Тәтеш районы башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм документлар әйләнеше бүлеге начальнигы Андрей Алексеев.
Конкурста җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләячәкләр.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев