Хезмәт үзенең нәтиҗәлелеген раслаган
Быел Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте үзенең оешуының 70 еллыгын билгеләп үтә.
(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
1952 елда эчке эшләр министрлыгы органнары каршында махсус бүлекчә – тышкы каравыл сагы булдырыла, аның вазифасына хуҗалык объектларын саклау керә.
2016 елда РФ Президенты Указы белән ведомстводан тыш сак бүлеге Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелде. Бу ТР буенча Росгвардия идарәсендә күпсанлы хезмәтләрнең берсе, аның составында 29 бүлекчә бар, шул исәптән Тәтеш районында да.
– Ведомстводан тыш сак хезмәте үз эшчәнлегендә күп максатлы булып тора. Безнең хезмәткәрләр мөһим әһәмияттәге объектларда һәм гражданнар күпләп җыела торган урыннарда террорчылыкка каршы саклауны тәэмин итәләр. Предприятиеләрнең һәм гражданнарның шәхси милеген һәм җәмәгать тәртибен саклауны гамәлгә ашыралар, җинаятьчелек белән көрәшәләр. Моннан тыш, хезмәт үзенең төп функциясен башкара – бу Росгвардиянең үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектларда сак һәм хәвефле сигнализацияләр буенча килгән хәбәрләргә оператив җавап бирү, – дип сөйли Тәтеш районы буенча ведомстводан тыш каравыл бүлеге начальнигы Ринат Биктаһиров. – 70 ел эшләү дәверендә ведомстводан тыш каравыл идарәсе объектларны саклаганда да, җинаятьчелеккә каршы көрәштә дә үз бүлекчәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген раслады. Хезмәткәрләрнең техник һәм профессиональ дәрәҗәсе арта. Ведомстводан тыш сак хезмәте структурасында тикшерелгән кадрлар эшли, заманча җиһазлар кулланыла. Хәзерге вакытта безнең шәһәрдә 300гә якын төрле милек объекты саклана. Көн саен тәүлек буена бер мобиль төркем эшли. Заманча технологияләрне куллану, маршрутларны дөрес төзү хисабына ведомстводан тыш сак хезмәте патруль экипажлары берничә минут эчендә хәвеф-хәтәр сигналлары буенча объектларга килеп җитә. Агымдагы елда гына да саклана торган объектлардан килгән сигнализацияләр буенча 80нән артык бару булды. Полициянең кизү часте хәбәрләре буенча 40 тапкырдан артык чыктык.
Узган еллар эчендә төрле дәрәҗә авырлыктагы объектларда куркынычсызлык буенча комплекслы чаралар оештыру буенча шактый эш тәҗрибәсе тупланган. Шулай итеп, алдынгы технологияләрне, автоматлаштырылган хәбәр тапшыру системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплексларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Чыбыксыз куркынычсызлык сигнализациясе киң кулланыла.
Барлык еллар эчендә әлеге хезмәт халык һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре арасында нык абруй казанган. Уңышның сере бик яхшы профессиональ әзерлектә һәм намуслы хезмәт итүдә.
фото предоставлено Отделом вневедомственнной охраны по Тетюшскому району
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев