Хуҗалыкларга тиешле вакытка әзер булырга кирәк
Җәмгыять

Хуҗалыкларга тиешле вакытка әзер булырга кирәк

Аграрийлар терлекләрне кышлату барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының “Родина” авыл хуҗалыгы предприя­тие­сендә семинар-киңәшмә булды, аның эшендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 

Чараның гамәли өлеше то­варлыклы-сөтчелек фермасы территориясендә узды. “Родина” хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Мөхәммәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагындагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Билгеләп үтәргә кирәк, тулаем күрсәткечләр буенча хуҗалык фермасы – районда “Колос”тан соң икенче урында. Агымдагы елның 10 мартына сөт савымы 6592 килограмм тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда артым – 1848 килограмм.

Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек биналарын карадылар, бозаулар фермасына аерым игътибар бүлеп бирелде, савым залында булдылар, анда нәкъ тә төшке савым вакыты бара иде.    

– Бездә савым көтүлеге ике һәм өч тапкыр савуга бүленгән, – дип аңлатма бирде Илсур Миңназыйм улы, – күптән түгел бозаулаган сыерлар өч тапкыр савыла. 

Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов катнашучыларны силос-сенаж траншеясы янындагы ачык мәйданчыкта яшь малларны үстерү технология­се белән таныштырды.  

Семинарның Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында узган тео­ретик өлешендә терлекләрне кышлату барышы, терлекчелек продукцияләрен арттыру юллары, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алда торган чәчүгә әзерлеге турындагы мәсьәләләр җентекләп каралды. 
Рәмис Сафиуллов беренче чиратта минераль ашламалар туплау җитәрлек булма­ган авыл хуҗалыгы товар җитеш­терүчеләрне – чәчү җире­­нең бер гектарына тәэсир итү­чән матдә 100 килограммнан ким булган хуҗалыкларны – катгый тәнкыйтьләде һәм ашламаны өстәмә сатып алу таләбен куйды.  Район башлыгы хуҗалыкларда бер гектар чәчү җиренә 150 килограммга кадәр тәэсир итүчән матдәдә минераль ашламалар хәстәре булдыруны таләп итте. Ул хуҗалык җи­тәкчеләренә көзге бодайны сулы туфракта иртәрәк өстәмә тукландыру өчен авиациядән файдаланырга һәм чәчү җирен эшкәртү өчен җир өсте техникаларын кулланырга киңәш итте. Көзге игеннәрне биш көн дәвамында өстәмә тукландырырга кирәк.    

Киңәшмә барышында кайбер хуҗалыкларның алда торган чәчүгә оригиналь һәм элиталы чәчүлекләре булмавы бил­геләп үтелде. Яхшы орлыклык материал сайлауга хуҗа­ларча кайгыртучанлык югары уң­дырышлылык һәм сыйфатны гарантияли, ягъни хуҗалыкның керемен арттыруга китерә. Әлеге орлыкларны сатып алырга кирәк.   

– Тракторларның, тагылма арбаларның, чәчкечләрнең, сиптергечләрнең, сабаннарның, ашлык һәм чөгендер җыю комбайннарының әзерлеген тагын бер тапкыр карап чыгыгыз, – дип басым ясады район башлыгы һәм районның дәүләт инженер-инспекторы Сергей Балантаевка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә якын араларда техникаларга тикшерү үткәрергә дигән йөкләмә бирде: – Уртак файдаланыла торган юлларда техникаларның имин йөрүенә аерым игътибар бүлеп бирергә, үзйөрешле машиналар һәм алардагы тагылма арбалар яктырткычлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. 

Рәмис Хатыйп улы куркынычсызлык техникасы, хезмәтне сак­лау турында искә төшереп, алда торган авыл хуҗалыгы эшлә­рен башкарганда иң мөһи­ме – кешеләр гомере һәм сәла­мәтлеге, дип билгеләп үтте. Моның белән беррәттән авыл халкын диспансе­ризацияләүгә дә аерым игътибар бүлеп бирергә кирәк.   

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев хуҗалык­лардагы һәм гомумән район буенча тер­лек­ләрне кышлатуны анализлады, сөт продукция­ләрен җи­теш­терү күрсәткеч­ләренә бәя бирде, малларның җитәрлек күләмдә продукция бирә алмаулары­ның мөмкин булган сәбәп­ләрен анализлады. Ул еллык күрсәткечләре алдагы ел дәрә­җә­сеннән түбән булган авыл хуҗалыгы товар җитештерү­челәренең агымдагы елда саткан бер литр сөт өчен алган субсидияләрен бюджетка кайтарырга тиеш булуларын билгеләп үтте. 
Авыл җирлекләрендә яшәү­че­ләрнең яшь терлекләргә һәм кош-кортларга ихтыяҗы турындагы мәгълүмат җиткерелде. Район башлыгы авыл хуҗалы­гы предприятиеләре җитәкчелә­ренә әлеге мәсьәләдә җирлек кешеләренә ярдәм итәргә кирәк, дип мөрәҗә­гать итте, ә сатып алучы­лар­га мал-туарны инде үз районнарыннан сатып алырга киңәш итте, эпизоотик торышны контрольдә тоту районның баш ветеринария табибына йөкләнде.  
 


Нет комментариев