Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямбактыга сәяхәт

“Анда рус халәте, анда ­Русия исе аңкый”: Пушкинның “Рус­лан һәм Людмила” поэмасыннан әлеге юлларны хәтерлисезме? Ямбактыга баргач, әлеге урыннарның үзенә бер төрле һавасын сулап, нәкъ тә менә шулар хәтердә кабат яңара.

 (Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы)). “Анда рус халәте, анда ­Русия исе аңкый”: Пушкинның “Рус­лан һәм Людмила” поэмасыннан әлеге юлларны хәтерлисезме? Ямбактыга баргач, әлеге урыннарның үзенә бер төрле һавасын сулап, нәкъ тә менә шулар хәтердә кабат яңара.

Машинаның ачык тәрәзә­сеннән кайнар җил исә, иксез-чиксез кырлар һәм хәтфәдәй болыннар күзләрне иркәли, офык артыннан куып барган юл әле чокыр­га чумып югала, әле калкулыкка күтәрелә. Тирә-юнь ачыклыгында күренгән авыл күренешендә беренче булып иске чиркәү күзгә ташлана. Уңда – яңа койма белән әйләндереп алынган зират, аннары, калкулыкта – кибет бинасы.  

Пенсиягә чыкканчы клуб мөдире булып эшләгән Валентина Тихонованың йортын табабыз һәм шунда ук авыл буйлап сәяхәткә кузгалабыз. Ул хезмәт эшчәнлеге елларында шактый тарихи фактлар һәм Ямбактының үткәне турында материаллар җыйган.

Октябрьгә 60 ел урамы. Беренче кызыклы табылдык – соры штукатуркасы кубарылган бер катлы бина. Аның әйләнеп төшкән урыннарында бер гасырдан күбрәк ел элек ясалган яхшы сыйфатлы кызыл кирпечләрне күрергә була. 

“Биредә минем карт бабам Бураков Игнат Филипповичның сәүдә урыны булган. Ул гаиләсе белән шунда ук яшәгән дә. Самарага сату итәргә йөргән. Совет вакытында әлеге бинада ясле, аннары ашханә булды”, – ди Валентина Михайловна.

Икенче истәлекле урын – тәрәзәдән җиргә иңгән кирпеч корылма. Шактый зур үскән биек үлән арасыннан аңа якын килүе кыен. 

“Инкыйлабка кадәр Ямбактыда алпавыт Дмитрий Дмитриевич Петров белән аның гаиләсе: уллары Федор белән Михаил, кызлары Агафья яшәгән. Шонга елгасы буенда аның өч утары булган, ә бу йорт оныгы – Иван Михайловичныкы. Ике катлы бина зур капкалар белән эшләнгән, ишегалдында тимер калай белән ябылган гаять зур амбарлар тора иде. 30нчы елларда анда “Кызыл путиловчы” колхозы идарәсен, аннары китапханәне, медпунктны урнаштырдылар, биредә укытучылар яшәде”, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Валентина Михайловнадан алпавыт Пет­ровның тагын бер оныгы – офицер Михаил Михайловичның фаҗигале язмышы турында беләм. Ул Монастырский авылындагы кызны яраткан, һәм көндәше аны үтергән. “Бу егетне безнең зиратка җирләделәр. Хәтерлим әле, төрбәсе дә фамилияле иде, малайлар аңа төшеп йөрделәр, хәзер ул урынны табарлык түгел инде”, – дип сөйләвен дәвам итә Валентина Михайловна.

Ямбактыда халык телендә  Патша дип йөртелүче юл да бар. Ул йомры таш белән түшәлгән һәм күршедәге Алабирде авылына алып бара. Озатып йөрүчебез әйтүенчә, Шонганың бер ярын икенчесе белән таш күпер тоташтырып торган, ә Патша юлы кайчандыр авыл үзәге аша узган. Аңардан үзенең экипажында Бөек Екатерина үткән дигән риваятьләр дә йөри. 
Патша юлы буйлап узгач, алпавыт Петровлар нәселенең соңгы сыеныр урынын эзләп табу өмете белән авыл зиратына юл алабыз. “Бирегә килегез, – дип чакыра безне Валентина Михайловна. – Төрбәне, әлбәттә, табып булмас, ә менә хачлар калган. Аларда язулы такта да булган, ләкин яшерен рәвештә казып йөрүчеләр барысын да актарган һәм аларны алганнардыр, мөгаен”.

Биредә дә, чытырманлыкта  һәм чыбык-чабыклар арасында да кисеп ясалган ике биек тимер калкып, күренеп тора, шуның берсендә борынгы славян телендәге язу сак­ланган. Аларда нинди серләр яшеренгән, кемнәр каберенә куелган булган? 

Бераз арырак таш плитәне табабыз, аннан эре хәрефләр белән чүкеп ясалган “Екатерина Егоровна Андреева” дигән сүзләрне кыенлык­лар белән булса да укып була. Бу хатын-кыз кем булган? Чираттагы сер. Ә бу, бирегә тагын бер килер өчен сәбәп булып торачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев