Янгын сүндерелде, әмма анда хатын-кыз һәлак булды
Торак секторларда янгыннар буенча хәл киеренке булып кала бирә.
(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 3тә Тәтештә Тургенев урамында торак йорт януы турында хәбәр килде. Урынга килеп җиткән коткаручылар тәрәзәләрдән бик нык төтен чыгуына тап булды. Янгын сүндерелде, әмма анда хатын-кыз һәлак булды. Янгынның килеп чыгуының сәбәпләре ачыклана”, – дип хәбәр итә районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов.
Хөрмәтле район халкы! Уяу булыгыз! Янгын килеп чыкканда 01, 112, 2-51-92 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев