Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр катнашында күп эшләр башкарыла

Тәтештә яшәүчеләр чәршәмбе көнне үзенчәлекле күренешнең күзәтүчесе булды: үзәк паркка керү юлына бизәкле матур автобус килеп туктады.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары) ). Республика районнары буенча сәяхәт итүче “14..30 автобусы” пассажирлары – Татарстан активист­лары яшь егет-кызлар белән очраша, алар белән үз сүзләрен әйтү һәм фикерләрен ишеттерү мөмкинлеген бирүче ачыктан-ачык әңгәмәләр кора. “14..30” төрендәге мәйданчык ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан башлап җибәрелде. 

 

Акция исемендәге саннар катнашучыларның яшен күр­сәтә: аларга 14тән алып 30 яшькә кадәр.

Активистларның яшь тәтешлеләр белән аралашу урыны үзәк парк булды. ТР яшьләр эшләре министрлыгының дәүләтнең тармак  программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге начальнигы Владислав Усанов егет-кызларга федераль грантлар, Татарстандагы яшьләр иҗтимагый оешмаларының эш үзенчәлекләре турында сөйләде. 

“Яшьләр сәясәтенең күп кенә бурычларын хәл итүгә дәүләт сезнең белән тыгыз элемтәдә булуны таләп итә. Килешәсездер, республикада бик күп эшләр башкарыла: яшьләр үзәкләре оештырыла, яшүсмерләр клублары ремонтлана, яшьләр хөкүмәте төзелә. Бүген без сезнең уй-тәкъдимнәрегезне тыңлар өчен җыелдык. Безнең төп шигарь: “Яшьләрдән башка – яшьләр өчен берни эшләнми”, – дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. 

Яшьләр, үз чиратында, спикерларга сораулар бир­деләр, алар исәбенә, Владислав Усановтан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин да керде. 

Мәктәп укучыларын һәм студентларны күп нәрсәләр: Тәтештә фастфуд нокталары, сәүдә үзәге, йорт хайваннары өчен приют, ­скейт-парк ачу мөмкинлеге ­кызыксындырды. 

Егет-кызлар якын вакытларда шәһәребездә яшь­ләр үзәге ачу планлаштырылуын, анда күпләр үзләрен кызыксындырган шөгыльләрен таба алачак­ларын белде. 

Очрашу азагында креатив автобусның тышкы ягында безнең шәһәребезнең дә исеме барлыкка килде, ә иң актив яшьләр заманча көйләр астында Тәтеш буйлап йөрер өчен юлга кузгалды.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев