Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылы сүзләр һәрвакытта табыла

Тәтешле Миләүшә Сәйфетдинова 20 елдан күбрәк фармацевт булып эшли.

  (Тәтеш, 19 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы).  Мәктәптә химия аның яраткан фәне була, ә гамәли дәресләр кызга үзен чын тикшерүче итеп тоярга мөмкинлек бирә, укучылар аңарда педагог Галина Каткова белән бергә төрле тәҗрибәләр уздыра. Ә инде барлык  сыйныфлары белән һөнәри юнәлеш буенча шәһәрдәге даруханәдә булгач, бинаның пөхтәлеге, хезмәткәрнең ак халаты һәм учреждениенең әйтеп бетергесез рухы Миләүшәнең күңеленә тирән уелып кала – ул үзен башка бер билгесез һәм серле дөньяга эләккәндәй хис итә. Бу хакта тагын да күбрәк белергә теләве кызны фармацевт училищесына алып килә, ул анда сайлаган һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенә. Миләүшә Рәшит кызы хезмәт эшчәнлеген Тәтештәге үзәк даруханәдә башлап җибәрә, ул район даруханәсендәге хезмәткәрләр өчен кадрлар өйрәтүнең чын чыныктыру урынына әверелә.
“Мөдир Елена Свешникова беренче көнне үк миңа үгет-нәсыйхәт бирде, моны гомер буе исемдә тотам: “Даруханә бусагасын атлап кердең икән, үзеңнең өйдәге барлык мәшәкатьләреңне аның артында калдыр, син эшкә бары тик осталарча һәм рух күтәренкелегендә алынырга тиеш”, – дип искә ала фармацевт. – Коллектив искиткеч иде. Үземнең остазларым Наталья Козлова, Неля Осташина, Тамара Васина белән әлегә кадәр дуслашып йөрим”. 

Миләүшә Рәшит кызы – менә инде ун елдан бирле шәһәрдәге даруханәләрнең берсендә фармацевт, анда шулай ук үз эшенең осталарыннан торган бердәм коллектив хезмәт куя. 
“Безнең ялгышырга хакыбыз юк, чөнки бу кеше гомере белән исәпләнә, – ди тәҗрибәле фармацевт. – Бервакыт безгә кайдандыр кайткан яшь кеше әнисе өчен дару сатып алырга керде. Мин хатын-кызның ничә яшьтә булуы, нинди дозада кирәклеге, препаратка каршылыклар юкмы икәнлеге белән кызыксындым, бары тик шуннан соң гына саттым. Һәм нәрсә уйлыйсыз? Берничә көн үткәч теге ханым килде дә һөнәри хезмәт һәм игътибарлы мөнәсәбәт  күрсәткән өчен безгә рәхмәт әйтте. Бу эшебездә иң югары бәя”.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы”ның медицина хезмәткәре, даруханәдә еш булучы Сания Сәмерхановадан без үз эшенең остасы хакында җылы сүзләр ишеттек. “Хезмәтем буенча бирегә бер көндә берничә тапкыр киләм, үзем тәрбия күрсәткән әбиләр өчен 10ар яки тагын да күбрәк дару сатып алам, – дип сөйли ул. – Миләүшә аларның барысының да чирләрен хезмәт белеме буенча белә, исәп-хисап ясар өчен һәрбер даруга аерым чекларны сабыр гына бастыра. Ул бик ягымлы кеше, аның белән аралашуы да күңелгә рәхәтлек өсти”. 

Фармацевт әлеге һөнәрне сайлаганда көн саен чит-ятларның проблемалары белән очрашырга туры килүен белергә тиеш, дип раслый. Кайчакларда хәтта башкаларның әрнүен үзең аша үткәрергә кирәк, шуңа күрә теләктәшлек күрсә­тү, борчуларны уртаклашу, хәлгә керә белү – даруханәдә эшләүче кеше әлеге мөһим сыйфатларга ия булу зарур. “Миләүшә Рәшит кызы көн саен бик күп кешегә хезмәт күрсәтә, ул барлык препаратларның тәэсир ителешен, өстәмә йогынтысын һәм килешмәскә мөмкин булуын яхшы белә, ә иң әһәмиятлесе – кешене игътибар белән һәм ашыкмыйча тыңлый”, – ди мөдир Елена ­Корнеева.

Җылы сүзләрне кызганмаган, ягымлы елмаеп каршылаган язма героебыз турында даруханәгә даими йөрүчеләрдән без бик күп матур теләкләр ишеттек, чөнки ул башкача булдыра да алмый, шәфкатьле ханым үзенең хезмәте заяга түгеллеген белә, һәм медицина аның вазифасы икәнлеген ихластан аңлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев