Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә “Көньяк” ТИҮдә йорт буенча өлкәннәрнең чираттагы җыелышы узды

Төзекләндерү, иминлек, яшәүчеләрнең милкен саклауга кагылышлы сорауларны тикшерү өчен ТИҮ җитәкчесе Владимир Бичуков район башлыгы Рәмис Сафиулловны, Россия Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Ренат Хәсәновны, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Тегулевны чакырган.

Район башлыгы шәһәрне төзекләндерү буенча планнар һәм конкрет эшләр хакында сөйләде.
- Көньяк микрорайонда тагын да уңайлырак яшәү максатларында, ял итү зонасын, балалар мәйданчыгын, машиналар кую урынын һәм шундый башка җайлылыкларны исәпкә алып, башта бер ишек алдын төзекләндерергә кирәк, - дип тәкъдим итте ул, видеокамералар урнаштыру да мәслихәт. Барсы да матур, заманча, имин һәм үз ишегалдыгыз белән горурланырлык булырга тиеш, ләкин моның өчен сезнең дә ярдәмегез кирәк.
Йорт буенча битараф булмаган өлкәннәрнең район башлыгыннан сорар сүзләре дә табылды, чөнки бер түбә астында төрле кешеләр яшиләр, кайвакыт үзара аңлашуга ирешүе читен: кемдер машинасын чит кеше тәрәзәсе каршына куя, кайберләрендә бетмәс ремонт, кемдер башкалар кебек яшәргә теләми. Әмма активистлар нигездә җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр: нигә, элекке вакытлардагы кебек, эссе көннәрдә юлларга су сиптермиләр, пляж төзекләндереләчәкме, асфальт юллар кирәк, һәм ни өчен морг эшләми.
Намуссыз төзүчеләр аркасында кайбер күпкатлы йортларда яшәүчеләр уңайсызлыклар кичерәләр: су агызу торбалары юк, кайдадыр түбә калаеның итәге күтәрелгән, күп кенә йортларда түбә чите стена белән тигез (экономияләгәннәр!), шунлык­тан яңгыр суы стенаны, кәрнизләрне һәм нигезне юа.
- Йортларны, подъездларны карыйк, - дип тынычландырды башлык, компания идарәчесе җитәкчесенә күрсәтмәләр биреп, - булдыра алганның барсын да бергәләп эшлик. Беркемнән дә сорап булмый, ул төзүчеләр хәзер инде районда юк.
Шәһәр матур булырга тиеш
Районның беренче затының сорауларга биргән җаваплары көньяктагыларны гына түгел, ә барлык тәтешлеләрне дә кызыксындыра.
- Районда 27 программаны тормышка ашыруда күрсәткән ярдәме өчен Президентка рәхмәт. Шәһәр матур булыр­га тиеш. Киләсе елдан капиталь ремонтланасы күпкатлы йортларны керамик мәрмәр белән тышлаячакбыз, бу сыйфатны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Рәмис Хатыйп улы. - Үзәк парктан соң (Ленин бакчасы) Җиңү паркын төзекләндерәчәкбез. Аны хәрби техника белән дә җиһазлаячакбыз. Шундый матур эшләр дәвам иттереләчәк.
Пляж дигәннән, Тәтеш ярлары буенда аны ясарлык урыннар юк. Пролей-Каша янындагы Идел буе җир кишәрлеген кире кайтарырга һәм анда яхшы хезмәт күрсәтүче пляж җиһазларга уйлап торабыз.
Морг белгеч булмау сәбәпле ябык. Ул ел ахырында эшкә керешергә мөмкин.
Владимир Бичуков йорт­та яшәүчеләр исеменнән үсентеләргә су сибүне оештыруны сорады. Мәсьәлә уңай хәл ителәчәк. Пристаньның яңа юлын төзелеш материаллары ташучы Кам­АЗлар ватып бетерү куркынычы бар. Аянычка каршы, причалдан андый йөкләр ташуны чикли алмыйбыз, дип җавап бирде район башлыгы.
Ренат Хәсәнов алдакчылардан саклану кирәклеген әйтте, ә машиналарның сигнализацияләрен ватып ачуларның һәм андагы әйберләрне урлауларның ешаюы уңаеннан видеокамералар куярга киңәш итте. Полиция хезмәткәрләре, диде ул, сезнең барлык хәбәрләрегезне караячаклар һәм чаралар күрәчәкләр.
Андрей Тегулев ешрак аралашу теләген һәм ТИҮ җитәкчелеге аша мәсьәләләрне оператив хәл итәргә әзер булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев