Юбилей белән
Тәтешле Әлфия Батталова районның авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан күбрәк бухгалтер булып эшли.
(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, Сәвия Матиева фотосы). Кызга мәктәп эскәмиясеннән үк саннар фәне ошый, аеруча да – математика. Һәм Әлфия сигезенче сыйныфтан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген унсигез яшендә “Тәтеш агропромхимия” кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер буларак башлап җибәрә, алга таба Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында югары белем ала.
Әлфия Батталованы 2003 елда “Стелз-Агро-Т” ЯАҖга, ул 2011 елда “Содружество” ҖЧҖ булып оеша, баш бухгалтер вазифасына чакыралар һәм мөлаем ханым хәзергә кадәр биредә хезмәт куя.
“Әлфия Равил кызы эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Сабиров, хезмәткәре турында хөрмәт белән. – Аның тарафыннан хуҗалыкта финанс-эшчәнлегенең бухгалтер исәбе югары дәрәҗәдә оештырыла, матди, хезмәт һәм финанс ресурсларын файдалану өчен контроль тормышка ашырыла, исәп сәясәте киң белем белән алып барыла, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга, пенсия фондына салымнар, җыемнарны дөрес исәпләү һәм күчерү тәэмин ителә. Аның актив катнашында заманча техник чаралар һәм мәгълүмати технологияләр, исәп һәм контрольнең прогрессив төрләре, ысуллары кулланыла. Әлфия Равил кызының үзен яхшы оештыручы буларак күрсәтүен, хезмәттәшләре белән оста эшли белүен, коллективны бердәм эшкә оештыруын билгеләп үтәсе килә”.
Баш бухгалтер Әлфия Равил кызы тупланган белемнәрен яшьләргә тапшырып, тирән тәҗрибәсен өйрәтә, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының булачак бухгалтерлары, Казан дәүләт аграр университетында икътисадчы белгечлеген алучыларның производство практикасы аның төгәл җитәкчелеге астында уза. Коллективта аны хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, киң күңеллелеге өчен хөрмәт итәләр.
Бухгалтерның хезмәт уңышлары һәм яхшы күрсәткечләре район башлыгы Рәхмәтләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән. Әлфия Батталова узган елны “2017 елның иң яхшы АПК белгече” республика бәйгесенең “Иң яхшы бухгалтер” номинациясендә җиңеп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дипломы белән бүләкләнгән.
Әлфия ханымның шушы ук хуҗалыкта эшләүче ире Рөстәм Шамил улы аның тормышында терәк һәм таяныч булып тора. Ике кызлары да әниләре үрнәгендә бухгалтер белгечлеген сайлаган: олысы Алинә – икътисад фәннәре кандидаты, КФУның икътисад теориясе һәм эконометрика кафедрасы доценты, кечесе Алия – Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.
Мактаулы хезмәткәр, яраткан хатын һәм әни якшәмбе көнне күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк, ул туганнары һәм якыннарыннан, үзенә кадерле булган кешеләрдән җылы теләкләр кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев