Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл читендә бер яшьлек кызын калдырган ир-ат суд каршына басты

Суд утырышына ир белән хатын бергә килгәннәр, журналистлар белән аралашудан баш тарттылар.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Совет районы җәмәгать суды җәй көне бөтен Казанны шаулаткан – 28 яшьлек Иван Дмитриевның бер яшьлек кызын юл читенә утыртып, китеп бару вакыйгасын карый башлады. Ир-атны баланы куркыныч хәлдә калдыруда гаеплиләр.

«25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан», - дип сөйләде Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.

Фото: Елена Саляхова

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195321/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев