Юрий Долгов: Миңа ул газета яздырырга кушты
2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.
(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). Юрий Долгов, Чабаксар:
– Тумышым белән мин Богдашкинодан. “Дружба” колхозында эшләдем, 80нче елларда Чувашиягә киттем. Үземнең кече ватанымны беркайчан да онытмадым, хәзер дә әле елга ике-өч тапкыр кайтам. Абыем Михаил Порфирьевич Волков белән авылыбызда Абунәче көне узачагы хакындагы белдерүне укыдык. Миңа ул газета яздырырга кушты. “Авангард”ның бөтен битен укып чыгабыз, аны көтеп алабыз, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә почтальонны каршы алабыз. Михаил Порфирьевич район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе иде. “Дружба” колхозында шикәр чөгендереннән беренче уңыш алу турындагы тәүге язмасын еш искә ала. Ул гади эшчәннәр турында язды, газетада хезмәт кешеләре турындагы язмаларны күргәч, хәзер дә әле чын күңелдән шатлана. Аңа инде 92 яшь булса да, ул дөньяда, районда барган барлык вакыйгаларны белеп торырга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев