Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз балагызның дусты булыгыз

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте педагог-психологы Вера Евграфовадан наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау буенча ата-аналар өчен киңәшләр алдык.  

  (Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”).

– Вера Анатольевна, ты­ныч­­­сызлыкның беренче билгесе ни­чегрәк сизелә, ата-аналарны беренче чиратта нәрсә сагайтырга тиеш?
– Өегездән акча яки кыйм­мәтле әйберләр юга­лу, гадәти булмаган ис­ләр, киемдәге тап­лар, тән тиресендәге эзләр шик­ләнү өчен сәбәп булып тора. Балада медикаментлар, шприцлар, җилем савытлары, ампулалар булу. Яшүсмернең акчаны кирәк-яракка күбрәк бирүне соравы. Активлыкның кинәт кенә кимүе яки киресенчә артып китүе, укуга, шөгыль­ләнергә кызыксыну югалу ата-аналарны сагайтырга тиеш. Балада аңлашылмый торган ярсучанлык, таркаулык, башка дуслар табу, шикле танышлары барлыкка килү. Үз эченә йомылу, кайда буласын, нәрсә белән шөгыльләнәсен әйтергә теләмәү. Өйгә гадәти булмаган халәттә кайту. Йокымсырау, ашавы начарлану, аңлаешсыз итеп сөйләү.
      
– Мондый очракларда ата-аналарга нәрсә эшләргә?
– Беренче чиратта, хафага бирелмәскә. Хәтта әгәр сез кулында укол эзе күрсәгез яки шик­ле ис сизсәгез дә, бу әле сезнең балагыз наркоманга әйлә­нәчәк дигән сүз түгел. Балагыз сезгә алдашмасын, яшермәсен, ә ышансын дисәгез, аның өчен киңәшче булырга тырышыгыз. Сезгә проблеманы бергәләп хәл итәргә мөмкин булачак. Янау, тавыш-гауга, куркыту баланы фәкать читләштерәчәк кенә. Алар белән олы кешеләр кебек, ачыктан-ачык сөйләшегез. Үзе белән нәрсә генә килеп чыкса да, ул үзен аң­лауларын, яратуларын тоярга тиеш.    

– Бәлки, тиз арада квалификацияле ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргәдер?
– Наркологка баштан ук мө­рәҗәгать итмәскә дә була, психологтан яки психотерапевттан башларга мөмкин, ләкин, аларга барыр өчен мәҗбүриләмәскә кирәк. Дәвалануның кулай ысулларын сайлау өчен төрле табиблар белән киңәшләшсәң яхшырак. Моңа шактый көч сарыф итәргә кирәклегенә әзер булырга кирәк, ләкин инде эшне ничек бар шулай калдырсагыз, бу вакытта балагызны югалтырга да мөмкинсез.

– Сез нәрсә киңәш итәрсез?    
– Бәла сезнең ишекне үтеп керүен көтмәгез. Төрле китаплар табыгыз, укып чыгыгыз һәм балагыз белән наркомания хакында сөйләшегез. Статистика буенча, яшүсмерләрнең 45 проценты наркотикларны кызыксынучанлыклары аркасында кабул итә, шушы ук кадәргесе диярлек – дуслары йогынтысына бирелә, 12 проценты – проблемалардан котылырга теләүдән. Шуңа да, гаиләгездә ярату, ышану, иминлек хөкем сөрергә тиеш. Балалар каршында тәмәке тарту, алкоголь куллану – баланың үз-үзен тотышына һәм шуңа  этәргеч ясау­га тәэсир итә. Баланың проблемалары, аның эчке халәте белән кызыксыныгыз. Аның шө­гыльләрен, инициативаларын хуплагыз, дөрес карарлары өчен аны мактагыз. Аның тормышка үз карашы булсын, ул ияреп йөрүче түгел, ә әйдәп баручы булса яхшырак. Аның белән чараларда ешрак булыгыз, бергәләп кызык­лы кешеләр белән аралашыгыз, әдәбият укыгыз, фикерләрегезне ­уртаклашыгыз.       
Ата-аналар ягыннан дөрес итеп күзәтүчәнлек булу начар гамәлләрдән тыеп калу өчен яхшы фактор булып тора. Кызыгыз яки улыгыз алкоголь, тәмәке, наркотиклар кулланып карар алдыннан, моны эшләргә кирәкме икән дип тагын бер тапкыр уйлаячак. Һәрбер ата-анага үз баласының кемнәр белән аралашуын белү зарур. Аның дуслары белән танышырга тырышырга кирәк, ләкин бу да әле яшүсмернең психоактив әйберләрне татып карау теләген чикләми. Әгәр шундый проблема килеп чыкса, үз көчегезгә генә таянырга кирәкми. Белгечләргә мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать иткән саен, балага медик-социаль нәтиҗәләрдән котылып калырга ярдәм итү өмете дә күбрәк булачак. 
Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе

фотоны Вера Евграфова тәкъдим итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев