Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Зәкия” мәчете авылга нур өсти

Бакырчы авылы имамы Нияз хәзрәт Җаббаров мәчетнең үткәне һәм бүгенгесе хакында уртаклашты.

(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Cәмигуллина, Лилия Мазитова фотолары). 

 
–     Мин авылга 1997 елда ­Ульяновскийдан кайттым. Элекке имамыбыз Хәбир бабай олы яшьтә булганлыктан, җомга намазларын, гаетләр укуны миңа тапшырды һәм 1998 елда мине авыл имамы итеп билгеләп куй­­дылар. Ул чакта әле колхозда эшли идем, хезмәт белән имамлыкны берьюлы алып бардым. Бу вакытта дин гыйлемен Ульяновскийда алган идем. Остазым Фатих хәзрәт Коръән, догаларны укырга өйрәтте, – дип үткәннәрне искә ала авыл имамы. 
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, бүгенге көндәге мәһабәт мә­хәлләле булуны авылдашлары Зәкия Мөхитова оештырган һәм мәчет аның улы Наил ярдәмендә тө­зелгән. Биредә авыл хал­кының да өлеше кергән. Халыктан җыелган акчага такталар, материаллар сатып алынган. Мәчет бүгенгесе көндә “Зәкия” дигән исемне йөртә. 

– Авыл мәктәбендә 1997-98 елларда гарәп алфавитын өйрәтү буенча укулар алып барган идем. Аннары 2008 елның көзендә мәчеттә дин гыйлеме дә­ресләре оештырдык. Анда олылар, яшьләр, балалар да йөрде һәм йөри. Укыткан шәкертләрем арасында дин юлын сайлаучылар, РИУ­ны тәмамлаучылар да бар. Бу минем өчен зур шатлык. Ноябрьдә укуларны дәвам итәргә ниятлибез. Авыл кешеләре җомга намазына йөриләр. Кич белән ястү намазы укыла. Халык гаетләргә җыела, рамазан аенда тәравих намазы укыла. 2018 елда мәчетебез төзекләндерелде. Анда барлык уңайлыклар да бар. Дини эшләрне алып барырга мөслимәләр берлеге эшләп килә. Зират рәшәткәләрен яңарту,  анда тәртип булдыру буенча зур эшләр башкарыла һәм бу әлегә кадәр дәвам итә. 1998 елдан башлап зиратларда өмә үткәрү гадәткә кертелде. Рәмис абый Вәлиуллов 220 метрда рәшәткәне  эретеп ябыштыру эшләрен үзе башкарды, баганалар да бирде. Аны авыл кешеләре белән җыелышып казып утырттык.  Шулай ук Фәрит абый Булатов та безгә матди яктан ярдәм иткән иде, ул мәрхүм инде, – диде хөрмәт сүзләрен белдереп Нияз хәзрәт.    

Бакырчылар бел­дергәнчә, авыл  мә­­четендә намазга чакырып биш тапкыр азан яңгырый, корбан, ифтар, Мәүлид ашлары уздырыла, дини укулар үткәрелә, зиратның торышы, мәчетнең көн­күреше хәл ителә. Төрле якка сибелеп яшә­гән авылдашлары туган  авылларына кайткач мәчеткә киләләр, биредә мәҗлесләр уздыралар, изге теләкләрен әйтеп сәдакаларын тапшыралар. Кыскасы, “Зә­кия” мәчете  авылга нур өсти.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев