Законга үзгәрешләр кертелде
2026 елның беренче гыйнварыннан иминиятләштерүчеләр тарафыннан икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау тәртибе үзгәрде.
“Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (№ 529-ФЗ, 2024 елның 28 декабреннән) үз көченә керү белән бәйле, РСФ территориаль органнарында икътисади эшчәнлекнең төп төрен иминиятләштерүчеләр тарафыннан ел саен раслау гамәлдән чыгарылды, моңа аерым бүлекчәләр урнашкан урын буенча юридик затлар керми (әгәр алдагы ел өчен ОВЭД үзгәргән булса).
– Иминиятләштерүчеләргә һөнәри хәвеф-хәтәр классын һәм иминият тарифын билгеләү өчен 2026 елдан башлап Россия Социаль фондының территориаль органнары икътисади эшчәнлекнең төп төрләре турындагы мәгълүматларны, аерым бүлекчәләрдән тыш, юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) һәм шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРИП) 15 апрель торышы буенча файдаланачак. Шуңа бәйле рәвештә иминиятләштерүчеләргә икътисади эшчәнлекнең фактта гамәлгә ашырыла торган төп төре һәм икътисади эшчәнлекнең өстәмә төрләре (булган очракта) турындагы мәгълүматларны, кимендә дүрт санлы тамга күрсәтеп, актуальләштерергә кирәк.
Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан “Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминиятләштерүченең икътисади эшчәнлегенең төп төрен – аерым бүлекчә урнашкан урындагы юридик затны раслау, шулай ук иминиятләштерүченең структур бүлекчәләрен мөстәкыйль классификация берәмлекләренә бүлеп бирү тәртибен раслау турында”гы боерык (№ 463н, 24.07.2025 елдан) расланды, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев