Үзегезнең организмны вируслар һөҗүменнән саклагыз
Грипп – ул теләсә кайсы кеше авырырга мөмкин булган йогышлы чир.
(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы торышы нигезендә, гриппка каршы вакцина ясату иң нәтиҗәле чара булып тора, чөнки нәкъ тә вакцина әлеге эпидемиологик сезонда аеруча да әһәмиятле булган һәм аның составына кергән төрле грипп вирусыннан яклауны тәэмин итә, – дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас районнарындагы территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Гриппка һәм коронавируска каршы вакциналар бер-берсен алыштырмый һәм берсе икенчесенә комачауламый. Иммун системасына кирәгеннән артык киеренкелек булдырмас өчен, бер вакцинаны иньекцияләнгәннән соң, икенче прививкага кадәр 30 көн аралык булуын исәпкә алу мөһим. Әгәр КОВИД-19дан беренче прививка ясаткач ярты елдан артык вакыт үткән икән, башта коронавирустан ревакцинация, аннары, бер айдан, гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Әгәр ярты ел узмаган икән – ул чакта башта гриппка каршы прививка, ә аннары 30 көннән соң, әмма иртәрәк түгел, вирустан ревакцинация ясатырга кирәк.
Барлык төркемдәге кешеләргә, шулай ук аеруча да 6 айдан башлап сабыйларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә, йөкле хатыннарга, шулай ук һөнәри куркынычлылык төркемендәге затларга – медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендәге хезмәткәрләргә сезонлы гриппка каршы вакцина ясату киңәш ителә.
Кискен сулыш юллары инфекциясе вирусы һәм грипп белән авыручылар санының эпидемиологик арту вакытында түбәндәге профилактик чараларны күрү киңәш ителә:
– кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында йөрүне киметегез, кешеләр күмәк җыела торган урыннарда битлек киегез, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәгез, мәсәлән, төчкерәләр яки йөткерәләр икән, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз, борын куышлыгын юдырыгыз, үзегезнең бинада дымлы җыештыру ясагыз, С витаминлы азык-төлекләр (мүк җиләге, брусника, лимон һәм башкалар), сарымсак, суган кушылган ризыклар белән мөмкин кадәр күбрәк тукланыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, туйганчы йоклагыз, файдалы тукланыгыз, физкультура белән даими шөгыльләнегез.
Авыруның беренче билгеләре булганда өйдә торыгыз, чөнки тирә-юньдәгеләргә чир йоктыру ихтималы бар. Вакытында дәвалана башларга кирәк, моның өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Гриппны башка чирләр белән буташтыру ихтималы бар , шуңа күрә төгәл диагнозны табиб куярга тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев