Реклама
Җәмгыять
Журналистика серләрен өйрәнделәр
Яшь тәтешлеләр “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр, яшьләр матбугатының республика фестивалендә финалга чыкты.
(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары Владлена Голудец, Алиса Никитина бөтен Татарстаннан катнашучылар белән берлектә биш көн дәвамында кураторлар һәм остазлар җитәкчелегендә журналистика серләренә өйрәнде. “Фестиваль алдыннан төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнаштык, материаллар бастырдык.
Ә аннары укытучыбыз Лилия Мөхәммәтшина гариза җибәрде һәм безне чакырдылар. Бераз катлаулырак булды, чөнки фестивальдә берничә ел катнашучылар да бар иде. Вакытны файдалы уздырдык, мавыктыргыч булды”, – диде Алиса Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев