Үзмәшгуль булу отышлы
Бүген – Россия эшмәкәрләре көне.
(Тәтеш, 26 май, "Тәтеш таннары", Елена Калашникова). Хәзерге шартларда кече һәм урта бизнес – ул эш урыннары чыганаклары һәм илнең икътисади байлыгы. Бүгенге көндә, район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 85 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 330га якын шәхси эшкуар (шуларның төп өлеше авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәсендә эшли), 500дән артык үзмәшгуль теркәлгән. Коронавирус пандемиясе чорында аларның күбесе эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль һәм республика дәүләт программалары ярдәмендә хәл ителә ала торган проблемалар белән очрашкан.
Әйтик, шәһәрле Радик Садертдинов безнең районда беренчеләрдән булып үзмәшгульләр өчен ике елга 4,5 % белән 500 мең сум күләмендә займ алган.
– Мал-туар һәм кош-корт үрчетү белән егерме елдан артык шөгыльләнәм. Шәхси эшкуар да булдым, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне дә теркәдем, тик үзмәшгуль булу отышлырак, дип ышанычлы итеп әйтә алам. Алынган займ – зур ярдәм, мин аны яңа трактор сатып алуга тоттым, – дип уртаклашты ул.
Үзмәшгуль кеше, закон нигезендә, һөнәри керемгә махсус салым түли. Шул ук вакытта керем салымын яки табышка салымны өстәмә рәвештә күчерергә кирәкми.
Бу вариант түбәндәге кешеләргә туры килә:
– үз эшең бар;
– ялланган хезмәткәрләр юк;
– һөнәри керем бер ел эчендә 2,4 миллион сумнан артмаса.
Әгәр шәхси эшкуарның хезмәткәрләр штаты юк икән, ул да үзмәшгуль статусын алырга мөмкин. Үзмәшгуль булу өчен теркәлү узарга кирәк:
– “Минем салым” мобиль кушымтасы аша;
– Федераль салым хезмәте сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты аша.
Теркәлгәннән соң, сез Федераль салым хезмәте сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты аша үз керемегез турында мәгълүмат бирә һәм аның аша салым түли аласыз.
рәсемдә: Үзмәшгульлекнең бер төре – эретеп ябыштыру эшләре.
фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев