Зөбәрҗәт Хәйруллина: “Тәтеш таңнары” – аның өчен бик мөһим
------

Зөбәрҗәт Хәйруллина, Зур Әтрәч авылы:
– Үзебезнең “Тәтеш таңнары”н бик күптәннән яратып укыйм һәм алдырам. Мин мәктәптә мөгаллимә булып эшләдем, аннары хезмәтемне авыл китапханәсендә дәвам иттердем. Район газетасы белән һәрчак тыгыз элемтәдә торам. “Тәтеш таңнары”ннан район яңалыкларын, якташларым турындагы язмаларны, төрле мөһим мәгълүматларны, Тәтештә һәм район авылларында узган яки үткәреләчәк чаралар хакындагы хәбәрләрне, яңалыкларны кызыксынып укып барам. Зур Әтрәчтә озак еллар иңгә-иң куеп яшәгән гаилә парлары, үрнәк игенчеләр, мактауга лаек укытучылар гомер кичерә. Аларның барысын да газета битләрендә күрәсе килә, әлбәттә. Шуңа да хис-кичерешләремне, фикерләремне редакция хезмәткәрләре белән уртаклашырга тырышам.
Китапханәнең көндәлек хезмәте газета-журналлар, китаплар белән бәйле булганлыктан, тормышны район газетасыннан башка күз алдына да китерә алмыйм һәм аңа язылмыйча калганым юк, чөнки эшебездә газета зур әһәмияткә ия.
Газета аркылы яшьләрдә кече ватанга карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә. Район газетасы бүгенге көндә һәркемгә дә җирлектә яшәүчеләрнең язмышын, үткәнен һәм хәзергесен белү мөмкинлеген бирә. Шуның белән дә ул күңелләргә үтеп керә дияр идем. “Тәтеш таңнары” – минем өчен бик мөһим.
фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев