Зур Әтрәч авылында ифтар мәҗлесе булып узды
Бу мәҗлестән һәркем рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм үзара хөрмәт хисе белән таралды.
Зур Әтрәч авылында илаһи бер җылылык һәм бердәмлек рухында ифтар мәҗлесе булып узды.
Районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм авыл имамы Гомәр хәзрәт Садиров Рамазан аеның фазыйләтләре, ихласлык һәм мохтаҗларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
“Нур” агрофирмасы директоры Радик Нургалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәкимов ифтарның халыкны бер гаиләдәй берләштерүен, дуслыкны ныгытуын билгеләп үттеләр.
Алабирде авылы имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллинның Коръән укуы һәм хөрмәтле Ислам абый Фәйзуллинның мәкамле азаны һәркемнең күңеленә иман нуры өстәде.
Авылның уңган хатын-кызлары әзерләгән сый-нигъмәтләр, телеңне йотарлык камыр ризыклары табынның күрке булды.
Бу мәҗлестән һәркем рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм үзара хөрмәт хисе белән таралды.
фотоларны Илнур Юсыпов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев