Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Авангардчылар” ГТО нормативын тапшырды

Тәтешлеләр ГТО нормативын тапшыруны дәвам итә: “Авангард”/“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясе коллективы да сәламәт яшәү рәвеше ­тарафдарларына кушылды.

(Тәтеш, 30 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)). Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында гәҗит хезмәткәрләре дә гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, аска таба бөгелү күнегүләрен ясады, йөгерде һәм спорт снаряды ыргытты.

Һәрбер күнегүдә үзенең алдынгылары билгеләнде: мисалга, Мәдинә Ибәтуллина белән Елена Калашникова озынлыкка сикерүне барысыннан да яхшырак башкарды, Галина Таҗетдинова, Гүзәл Сумочкина, Елена Андреева яткан килеш гәүдәне күтәрүдә үз нәтиҗәләреннән канәгать калды, гәүдәне күтәреп төшерүдә Алсу Җиһаншинага тиңнәр табылмады, ә Руслан Галиәкбәров спорт снарядын барысыннан да ераккарак ыргытты.

Район гәҗите редакциясе коллективы спорт рекордын куймаса да, көн буена җитәрлек рух күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды. Редакция хезмәткәрләренә Тәтештәге спорт мәктәбенең оста хезмәткәрләре Валерий Рыжов, Рәшит Габдрахманов, Ольга Андрианова, Роман Шәмсетдинов, Вадим Романов, Эльмира Мөхәммәтҗанова ярдәмендә ГТО нормативларын үтәргә һәм үз көчләрен тикшереп карарга насыйп булды.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев