Иң мөһиме – шөгыльләнү
“М-7” X Бөтенроссия юбилей ачык турнирында Рания Рахманова – көмеш, Тимерлан Мифтахов бронза медаль яулады.
(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”). “М-7” X Бөтенроссия юбилей ачык турнирында Рания Рахманова – көмеш, Тимерлан Мифтахов бронза медаль яулады.
Түбән Камада узган әлеге ярышлар Тәтеш спортчыларына катнашу белән генә түгел, Афинада үткән Олимпия уеннары чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Хаджимурат Гацалов белән танышу буларак та истә калачак.
– Без очрашуга бик шатландык. Спорт мастеры безгә киңәшләр бирде: “Иң мөһиме – шөгыльләнергә һәм барысы да уңышлы булачак диде”. – Без дә Гацалов кебек булыр өчен тырышачакбыз, күнегүләр ясаячакбыз, – дип уртаклаштылар яшь спортчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев