Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь спортчыга РФ Беренчелегендә катнашырга туры киләчәк

Махсус хәрби операция батырлары хөрмәтенә 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә тәтешле Рания Рахманова үз үлчәү авырлыгында җиңү яулады.

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).  Махсус хәрби операция батырлары хөрмәтенә 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә тәтешле Рания Рахманова үз үлчәү авырлыгында җиңү яулады. Ул Россиянең спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде. Яшь спортчыга РФ Беренчелегендә катнашырга туры киләчәк. 
Елизавета Макарова ярышның бронза призеры булды. 
Тренерлар Сәгыйть Ибраһимов белән Александр Яковлев уртак­лашканча, районыбызның спорт мәктәбендәге башка укучылар: Маргарита Ежкова, Замина Дугалева, Виктория Тайманова, Дарья Мартынова да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар 5нче урынны яуладылар. Татьяна Долгова белән Полина Белова 7нче урынны алды. 
Ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге Ульяновскида узды. Ярышта Идел буеның 13 төбәгеннән 447 ­спортчы катнашты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев