Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Көндәшләренә өмет калдырмадылар

Җиңү өчен көрәш һәм лаеклы бүләкләр: Тәтештә стендка ату буенча Россия укучыларының IX Җәйге Спартакиадасының финал этабы тәмамланды.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы)).  Җиңү өчен көрәш һәм лаеклы бүләкләр: Тәтештә стендка ату буенча Россия укучыларының IX Җәйге Спартакиадасының финал этабы тәмамланды.

Россиянең унөч төбәгеннән җыелган яшь мәргәнчеләр сигез көн дәвамында җиңүгә гадәттән тыш ихтыяр һәм чыдамлык күрсәтеп, төз атуда ярыштылар. Спортчыларга һава торышы белән уңай булмауга карамастан, алар сынауны намуслы күтәрделәр, һәм аларның һәркайсы диярлек билгеле бер нәтиҗәләргә иреште.

Дүшәмбе көнне Спартакиаданың финал этабы ябылу тантанасы булды. Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның  пуля белән һәм стендка ату Федерациясе президенты Сергей Демин, Тәтешнең стендка ату мәктәбе директоры Андрей Кушагин катнашты. Рәмис Хатыйп улы спортчыларга ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, уңыш­лар, киләчәктә җитди җиңүләр теләде. “Районда стендка атуны үстерүгә без алга таба да йогынты ясаячакбыз”, – дип билгеләп үтте ул. 

Без алдарак язганча, Татарстанның җыелма командасы составында сигез тәтешле бар иде. Безнең егет-кызлар мактау пьедес­талына күтәрелделәр һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алдылар. Иулитта Егорова белән Айсылу Абдурахманова “трап” күнегүендә көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады. Шушы ук күнегүдә “микс” төрендә, Александр Лукоянов белән Алинә Әхәтова алтынга ия булды, Игнат Рыжов белән Иулитта Егоровада – бронзага. Якшәмбе көнне “скит” күнегүендә җиңүчеләр билгеләнде. Анна Колесникова кызлар арасында икенче булды, ул, Артем Глотов белән парда, ярышның соңгы көнендә “катнаш пар” төрендәге “скит” күнегүендә пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. “Стендка ату белән тугыз яшьтән шөгыльләнәм, Татарстан җыелмасы составында – өч елдан артык. Үзебезнең стендта ярышу җиңелрәк, кыскасы, диварлар да ярдәм итә, шулай ук җаваплылык та зур әлбәттә. Үземнең нәтиҗәләр турында шуны әйтә алам, йөзнең алтмыш процентын башкарып чык­тым, беренче урынга чыгарга бик аз гына җитми калды”, – дип уртаклашты кыз. 

Татарстан җыелмасы вәкилләре Спартакиада кысаларында барлыгы 9 медаль яулады, Мәскәүдән һәм Липецк өлкәсеннән килгән яшьләрне узып, гомумкоманда зачетында беренче булды. Монда, әлбәттә, спортчыларның үзләренең дә һәм барлык тренерлар коллективының да зур хезмәте кергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев