Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәргәнчеләр медальләр яулады

Ларнакта олимпия ату урынында 25 февральгә кадәр стендка ату буенча “Кипрның гран-при – 2019” ярышлары уза, анда Тәтешнең стендка ату мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә ­катнаша.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары» Юлия КАЛИНИНА). “Трап”чылар беренче көндә бүләкләр җыелмасына лаек булдылар. Виктор Филиппов шәкерте Геннадий Мамкин 5 серия нәтиҗәләре буенча 114 мишеньгә тидереп, яшүсмерләр ярышында бронза яулады. Ул үзенең икенче медален тәтешле Никита Костягин (тренеры Александр Вавилов), Чиләбедән Валентин Кочуров белән бергә команда беренчелегендә җиңеп алды. Өч егеткә 375 мөмкинлектән 323 төгәл ату җыйдылар һәм Мактау пьедесталының икенче бас­кычына күтәрелделәр. 

Ярышның икенче көнендә “микст”та Липецкидан Дарья Семьянова белән Геннадий Мамкин тагын бер бронза медаль яуладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев