Спортны яратабыз
Бидәңге төп мәктәбендә оборона-масса айлыгы барышында чаралар күп уздырыла.
(Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таннары», Гүзәл СӘЙФЕТДИНОВА). Тәнәфесләрдә спорт залы гөр килә, укучылар бер-берсен уздырып ярышалар: кул көрәштерү, турникта күтәрелү, гер күтәрү, шашка уеннары дисеңме... Бүгенге көндә “Әфган җилләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициягә әзерлек бара. Бидәңгенең Әфганда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылары бүгенге көндә калада яшәгәнлектән, чара барышында алар белән Интернет челтәре аша элемтә булдырылыр дип көтелә. Шушы араларда герой шагыйребез Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрдек.
Ир-егетләр бәйрәме уңаеннан, “Безнең көчле армия” дип исемләнгән рухландыргыч чарага әзерлек бара, анда әтиләр һәм абыйлар катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев